tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасының татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Донецк Халык Республикасында. Биредә ул татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Бөтендөнья татар конгрессы тарихы, эшчәнлеге, проектлары хакында сөйләде. Шулай ук Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Донецк шәһәре татар мәдәнияте үзәге президенты Фәридә Хафизова һәм “Донецк шәһәре мөселманнары җәмгыяте” дини оешмасы рәисе Рәшит Брагин бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән Донецк шәһәре татар мәдәнияте үзәге әгъзасы Нурия Ситдыйкова, Донецк шәһәре татар мәдәнияте үзәге әгъзасы Ренард Такташев, Донецк шәһәре татар мәдәнияте үзәге әгъзасы Наилә Чеканина, Донецк шәһәре татар мәдәнияте үзәге әгъзасы Фәнәдия Әхмәтшина бүләкләнде.

Шулай ук Донецк шәһәре татар мәдәнияте үзәгенә Бөтендөнья татар конгрессының махсус бүләкләре: ноутбук, төсле принтер һәм китаплар тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*