tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә ярмалар һәм су җибәрелә
Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә ярмалар һәм су җибәрелә

Оренбург өлкәсендәге су басудан зыян күрүче милләттәшләребезгә ярмалар һәм су җибәрелә

Оренбург өлкәсенең күп кенә җирлекләрен су басу нәтиҗәсендә меңләгән йортлар, су астында калып, дистәләрчә мең кеше яшәү урыннарыннан, ризыкларыннан вакытлыча мәхрүм калдылар. Су басудан зыян күргән торак пунктлар арасында татар авыллары да бар.

Шушы зур афәттән зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы махсус Штаб төзеде.

Бүген Оренбург өлкәсенә бер фура белән 10 тонна ярмалар һәм эчә торган су җибәрелә. Ярдәмне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров озатып җибәрде.

Милләттәшләребезгә ярмаларны Коркачык икмәк кабул итү оешмасы җитәкчесе Нияз Гарипов тапшырды. Эчә торган суны Лениногорскидан төяячәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*