tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Заитова Бөтенроссия конкурсында җиңде
Әлфия Заитова Бөтенроссия конкурсында җиңде

Әлфия Заитова Бөтенроссия конкурсында җиңде

Иске Кулаткы бистәсенең Россия Герое Рәфәгать Хабибуллин исемендәге 2 нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Заитова Бөтенроссия конкурсында җиңү бәхетенә иреште.

Мәркәзебез Казанда ана теле укытучылары Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы тәмамланды. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге конкурсны иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм практикаларын популярлаштыру максатында үткәрә.

Конкурсның йомгаклау этабында Россия Федерациясе субъектлары мәктәпләрендә эшләүче 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашкан. Безнең Ульяновск өлкәсеннән анда Иске Кулаткы район үзәгенең Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин исемендәге 2 нче урта мәктәбенең ана теле укытучысы Әлфия Борхан кызы Заитова барды.

Горурлыгыбыз һәм сөенечебез чиксез: Әлфия Заитова, конкурста үзенең югары профессиональ дәрәҗәгә ия булуын күрсәтеп, мәртәбәле бәйгенең “Белем бирүдә традицияләр һәм новаторлык” дип аталган номинациясендә җиңүче итеп танылган.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*