tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай районында Нәбирә Гыйматдинова белән әдәби кичә узды
Аксубай районында Нәбирә Гыйматдинова белән әдәби кичә узды

Аксубай районында Нәбирә Гыйматдинова белән әдәби кичә узды

16 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Аксубай районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Биредә Шәхесләр елы уңаеннан Хәсән Туфан музеенда Халык язучысы, Г.Тукай, М.Жәлил премияләре лауреаты Нәбирә Гыйматдинова белән әдәби кичә узды.

Музейга Аксубай жирлегенең татар конгрессы активы, имамнар, язучылар, мәдәният, мәгариф бүлекләре житәкчеләре чакырылган иде. Ирек Шәрипов Бөтендөнья татар конгрессның җирле оешмасы вәкилләре белән уздырган очрашуда сүз Аксубай җирлегендә милли хәрәкәт эшен җәелдереп җибәрү турында барды.

Аксубай мәдәният йорты фойесында Нәбирә Гыйматдинова китапларыннан күргәзмә оештырылган иде. Зур залны тутырып җыелган тамашачыларны Ирек Шәрипов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, конгрессның бүләкләрен тапшырды.

Очрашу Яр Чаллы театрының Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Сихерче” спектаклен карау белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*