tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын каләм» фестивалендә ике телдә эшли белүче балалар арта
«Алтын каләм» фестивалендә ике телдә эшли белүче балалар арта

«Алтын каләм» фестивалендә ике телдә эшли белүче балалар арта

«Алтын каләм» фестивалендә ике телдә мәкалә язучы катнашучылар арткан. Бу хакта «Алтын каләм» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә әйтелде.

«Алтын каләм» — «Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI Республика фестиваленең башкарма директоры Алинә Сысоева фестивальдә эшне ике телдә алып барулары хакында әйтте.

«Фестивальдә берничә телдә эшләүчеләр арта. Рус редакциясендә татар телле балалар, ә татар редакциясендә рус телле балалар бар. Бу бик яхшы, чөнки ике телдә эшли белә торган балалар буыны формалаша. Без, „Алтын каләм“ фестивале ярдәмендә ике телле белгечләр булсынга, киләчәктә бу юнәлешне үстерәчәкбез», –диде ул.

Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов та аның сүзләре белән килеште. «Теләсәң, син татарча да, русча да җавап бирәсең, сорау бирәсең һәм үзеңне әйбәт хис итәсең. Без шундый яшьләрне формалаштырырга омтылырга тиеш», — диде ул.

«Дүрт ел дәвамында „Алтын каләм“дә татар матбугаты юнәлешендә катнашкан кеше буларак, фестивальгә эләккән балалар татарча фикерләп, татарча язалар дип әйтә алам», — диде «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Чулпан Гарифуллина.

Гөлия Хәсбиуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*