tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров «Тормыш стиле – мәдәни код» фестивале ачылышында катнашты
Данис Шакиров «Тормыш стиле – мәдәни код» фестивале ачылышында катнашты

Данис Шакиров «Тормыш стиле – мәдәни код» фестивале ачылышында катнашты

Бүген «Тормыш стиле – мәдәни код» I Халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать Этно-Fashion фестиваленең ачылышы узды.

Ачылышта Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Фестиваль кысаларында  төрле лекцияләр, уникаль мастер-класслар, гадәти булмаган эшләнмәләр ярминкәсе, дизайнерларның үзенчәлекле күргәзмәләре көтелә.

Фестивальдә халык сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары, һөнәрчеләре һәм рәссамнары, дизайнерлар һәм модельерлар, Россиянең барлык төбәкләреннән, БДБ илләреннән, Европа һәм Азия илләреннән иҗат берләшмәләре катнашачак. Фестиваль Россиядә милләтара татулыкны ныгытуга, Россия, Европа һәм Азиядән килгән осталар арасындагы хезмәттәшлеккә уңай йогынты ясаячак төрле милләт һәм ил вәкилләрен берләштерү өчен уникаль мәйданчык булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*