Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мәчет авылның иманы

ВИДЕО: Мәчет авылның иманы

Туймәт авылында да Аллаһ йорты 1990 елда төзелә.

Авылда кемнән генә сорасаң да Ильяс хәзрәтне белмәүче юк. Дөрес, ул хәзер авылда имамлык итми, үзенә алмаш әзерләп калдырган. Мәчеткә дә сәламәтлек барында йөрим әле ди. Тиздән – 85 яшен тутыра.

Иске мәчет Туймәттә 1966 елны сүтелә. Ильяс хәзрәт Аның шаһиты. Имән агачына кызыгып мәктәп салына, әмма ике ел да үтми мәчет бурасыннан салынган мәктәп янып көлгә әйләнә. Шулай итеп авыл мәчетсез дә мәктәпсез дә кала . Хәзер, Аллаһыга шөкер, ләкин 90 елларда башлап җибәргәндә авыр булды дип искә ала хәзрәт. Роберт Фәсәхов, Рәшит Сәхәпов кебек юмарт кешеләребез һәм башка иманлы авылдашларыбыз ярдәм итте ди Ильяс хәзрәт. Аңа хәлфәлек итәргә дә туры килә. Озак еллар биредә балаларга дини сабаклар укыта.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*