tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда егетләр өчен 12 нче Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башлана
Болгарда егетләр өчен 12 нче Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башлана

Болгарда егетләр өчен 12 нче Россиякүләм мөселман яшьләре форумы башлана

24-31 июль көннәрендә Болгар шәһәрендә егетләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы узачак. Форум 18-30 яшьләрдәге 100 яшь кеше катнашында «Болгар» музей-тыюлыгының палаткалы шәһәрчегендә узачак. Слетның географиясе киң: әлеге чарага Казахстан, Махачкала, Кузбасс, Оренбург, Ижау, Мәскәү, Самара, Берлин, Башкортостан, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан районнарыннан егетләр киләчәк.
Форумда катнашучылар җиде көн дәвамында остазларның кызыклы лекцияләрен тыңлаячак, мастер-классларда, интеллектуаль уеннарда, тренингларда, семинарларда катнашачак, хәзерге заман мөгаммәләтен һәм ислам финансларын үзләштерәчәк. Форумның төп спикеры – ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече, РИИ укытучысы, гакыйдә, Хәнәфи фикһы буенча китаплар һәм мәкаләләр авторы Әхмәд хәзрәт Әбү Яхъя. Форумда катнашучылар алдында шулай ук “Ак Барс Капитал” компаниясенең этик финанслар инструментлары идарәсе башлыгы Руслан Хәлиуллин чыгыш ясаячак. Теоретик материаллар айкидо һәм капоэйр, кылыч белән эш итү осталыгы буенча дәресләр белән үрелеп барачак.
Чара Ислам дине аша мөселманга хас булырга тиешле берничә “үзле” сыйфатны – үз юлыңны таба белү (һөнәр сайлауда, гаиләдә, җәмгыятьтә, иҗатта), үз-үзеңне үстерү, үзаңлы булу, үз-үзеңне бәяли белү, үз-үзеңне хөрмәт итү, үзеңне кулда тоту кебек яхшы гадәтләрне үзләрендә тәрбияләргә  мөмкинлек бирәчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*