tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мәдәниятне авыл саклый

ВИДЕО: Мәдәниятне авыл саклый

Нәтиҗәле милли сәясәт-республика Хөкүмәтенең игътибар үзәгендә. Татарстан районнарында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елының ничек узуы турында Алексеевск районында узган күчмә киңәшмәдә сүз барды. Аны Татарстанның премьер -министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев үткәрде.

Родники авылы күпләр өчен уникаль. Биредә инде берничә гасыр чуашлар, мордвалар, татарлар, руслар яши. Балалар бакчасында ук һәр бала туган телен өйрәнә.
Шулай ук төрле мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, данлыклы якташлары истәлеген саклыйлар. Ә милли аш-су – һәркайсының горурлыгы.

Мондый заманча мәктәп турында 15 ел элек кенә хыялланырга да мөмкин түгел иде, диләр күрше Зур Тигәнәле авылында. Беренче уку йортын узган гасыр башында ук ачканнар. Мәктәп фашистлар әсирлегендә Муса Җәлилнең көрәштәше Габдулла Баттал исемен йөртә. Аның биографиясен һәр укучы белә.

Укыту татар телендә алып барыла. Мәктәптә 42 бала укый, ул 80 балага исәпләнгән. Алексеевск районы вәкилләре традицион милли бәйрәмнәрдә актив катнаша, мәдәни һәм музыкаль фестивальләр үткәрә. Биредә төп халыклардан тыш, әрмән һәм таҗиклар да күпләп яши. Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына чаралар планын гамәлгә ашыру турында вице-премьер Васил Шәйхразиев киңәшмәдә фикер алышты. Туган телдә укыту мөмкинлекләре, милли әдәбият, дәреслекләр белән тәэмин итү, квалификацияле педагоглар әзерләүгә тукталдылар. Алексеевск, Чистай, Лаеш, Балык Бистәсе районнары вәкилләре үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Васил Шәйхразиев районнарның Милли республикалар белән элемтәсенә аерым игътибар бирде. Бу безнең авылларда башка халыкларның мәдәниятен саклап калу өчен турыдан-туры мөмкинлек.

Тагын бер четерекле тема-катнаш гаиләләрдә баланың милләтен билгеләү. Моны бала тууга билгеләргә кирәк. Өстәвенә, тиздән Россиядә чираттагы халык санын алу башлана.
Һәр конкрет мәсьәләне ничек хәл итәргә – Мәгариф һәм фән Министрлыгы, Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре белән сөйләштеләр. Мондый очрашуларга август азагында Казанда Республика көнендә йомгак ясарга ниятлиләр.

trt-tv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*