tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Первый хлеб” пьесасындагы татар әбисе образы Бөтендөнья татар конгрессын борчуга салды
“Первый хлеб” пьесасындагы татар әбисе образы Бөтендөнья татар конгрессын борчуга салды

“Первый хлеб” пьесасындагы татар әбисе образы Бөтендөнья татар конгрессын борчуга салды

Бөтендөнья татар конгрессы Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир Крганов сүзләрен тулысынча хуплый. Әлбир хәзрәт “Современник” театрында куелган “Первый хлеб” пьесасындагы татар әбисенең эчкече буларак күрсәтелүенә карата борчуларын «Интерфакс» агентлыгына белдергән иде.

Татар гаиләсенең төп принциплары ата-бабаларыбызга һәм өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт күрсәтүгә корылган. Татар гаиләсендә әби кеше мөһим вазифа башкара: ул тарих сагында торучы, белем, тәҗрибә, зирәклек һәм иман иясе. Пьесаның авторы һәм танылган артистка тарафыннан тудырылган эчкече әби образы гаилә кыйммәтләрен югары бәяләүче татар халкы өчен һич тә хас түгел.

“Современник”театры сәхнәсендә күрсәтелгән татар әбисе образы Бөтендөнья татар конгрессын борчуга салды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*