tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә экскурсиягә алдан язылу башланды
Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә экскурсиягә алдан язылу башланды

Иске Татар бистәсе буйлап татар телендә экскурсиягә алдан язылу башланды

Казан халкы татар телендә алып барылган җәяүле экскурсияләр вакытында Иске Татар бистәсенең төп истәлекле урыннары белән таныша алачак. Якындагы чара августның икенче яртысында планлаштырылган.

Маршрут «Иске шәһәр» мәдәни объектлары буйлап уза. Сәгать ярым эчендә экскурсиядә катнашучылар Казан ГЭСы булган урыннан, Мәрҗани урамы буенча, Әл-Мәрҗани мәчете яныннан, Каюм Насыйри урамы буйлап узачак. Һөнәри гид казанлыларны һәм туристларны мәдәни мирас объектлары тарихы, аларның хуҗаларының биографиясе, аның күренекле кешеләре тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырачак.

Проект «Иске шәһәр» префектурасы һәм «Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе катнашында гамәлгә ашырыла.

Татар телендә экскурсияләр айга бер тапкыр бушлай, 15-20 кешелек төркемнәр өчен үткәреләчәк, +7(904)714-32-51 телефон номеры буенча алдан язылу сорала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*