tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иделем акчарлагы» бәйгесендә гран-при алган язучылар иҗатын туплаган китап чыкты
«Иделем акчарлагы» бәйгесендә гран-при алган язучылар иҗатын туплаган китап чыкты

«Иделем акчарлагы» бәйгесендә гран-при алган язучылар иҗатын туплаган китап чыкты

2020 елда «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе 20нче тапкыр узды. Шул уңайдан «Иделем акчарлагы. 20 ел очышта» дип исемләнгән әсәрләр җыентыгы тәкъдим ителде.

«Китапта 24 авторның эше урын алды. Бу авторлар — 20 ел дәвамында төрле номинациядә гран-при алган яшь язучылар. Китапта пьеса, шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр тупланган. Бәйгедән соң ел саен җыентык басылып чыга иде. Китапның бер өлеше — авторларның шул җыентыкта чыккан әсәрләре, „хәзерге көн иҗаты“ дип күрсәтелгән өлешендә — бәйгедән соң иҗат ителгән әсәрләр. Яңа әсәрләрне авторлардан сорап алдык», — дип сөйләде «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Зөлфия Ибләминова.

«Иделем акчарлагы. 20 ел очышта» китабы 500 данәдә басылган, ул сатуга чыкмый. Яшьләр үзәге җитәкчесе сүзләренчә, китап авторларга таратыла, район китапханәләренә, төбәкләрдәге татар оешмаларына җибәреләчәк.

Шагыйрь, бәйгенең жюри әгъзасы Рифат Сәлах сүзләренчә, бу җыентыкка кергән әсәрләр начар була алмый. «Әсәрләр иң зур тәнкыйтьне үткән. Жюри әгъзалары зур язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез иде: Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Ихсанова, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов. Әсәрләр алар күзлегеннән узган. Китапка начар шигырь, хикәя, әсәр ялгыш та керә алмый», — ди ул.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов «Иделем акчарлагы» конкурсында катнашучыларның географисе турында әйтте. «Без читтә яшәгән татарларны да шушы проектка җәлеп итәргә тырышабыз. Шигырь, повестьләр яздыру җиңел түгел, шуңа да карамастан башка төбәкләр дә катнаша. Башкортстан, Самара, Оренбург, Удмуртия һәм башка регионнардан яшьләр катнашты. Мин аларның күбрәк булуын телим», — ди ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*