Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә торган сүз төркеме ничек атала? Ә бирелгән текстта төшереп калдырылган сүзләрне ничек дөрес куярга? Шушы көннәрдә татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган өлкә олимпиадасында әнә шундый сораулар да очрады.
Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте тарафыннан татар теле укытылган мәктәпләрдә бу чараны уздыру матур гадәткә әверелде. Быел бәйгечеләрне Камышлы гомумбелем бирү мәктәбе кабул итте. Анда Шенталы, Похвистнево, Камышлы районнары һәм Самараның “Яктылык” татар мәктәпләре укучылары катнашты. Шул ук көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе дә оештырылды.
Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты поликультур белем бирү кафедрасы методисты Алсу Хаметова, Камышлы мәктәбе директоры Айсылу Каюмова, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм Совет әгъзасы Фәһим Йосыпов, бәйгечеләргә уңышлар теләп, чараны рәсми рәвештә ачып җибәрделәр. 8-11 нче сыйныф укучылары шундук язма эшкә кереште, ә сәнгатьле уку бәйгесендә катнашучылар тантана залында җыелып, чыгыш ясый башлады.
Тышкы яктан зурлыгы, матурлыгы белән хәйран калырлык бина заманча җиһазландырылуы белән дә шәһәр мәктәпләреннән калышмый икән. Бөтен кабинетлар да компьютерлар, интерактив такталар, проекторлар, экраннар белән җиһазландырылган. Спорт һәм тамаша заллары, ашханә, хезмәт дәресләре кабинеты да бик күркәм. Мәктәптә радиочелтәр, спутник антеннасы бар, лабораторияләр дә ис китәрлек.
Зур якты китапханәнең уку залында бер төркем бала дәресләргә әзерләнеп утыра иде.
“Биредә укучыларга мәгълүмат табу өчен барлык шартлар да тудырылган. Китап фонды да бай, интернетка тоташкан компьютерларыбыз да бар”, – дип, китапханәче Галина Шәрәфиева киштәләргә тезелгән китаплар, уку-укыту әсбаплары белән таныштырды.
Ә цифра һәм гуманитар юнәлешләрне үз эченә алган “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге кунакларда аеруча соклану һәм гаҗәпләнү хисләре уятты.
“Бу безнең горурлыгыбыз. “Үсеш ноктасы” – федераль, ягъни илкүләм проект. Аның максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары, заманча мөмкинлекләре аермасын киметү. Чөнки укучылар, кайда яшәүләренә карамастан, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән сыйфатлы белем алырга, тигез мөмкинлекләр белән киләчәккә атларга хокуклы. Проект заманча технологияләр ярдәмендә информатика, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология фәннәре буенча яңача укыту мөмкинлеге бирә. Шулай ук биредә шахмат уйнау, презентацияләр, видео-роликлар, проектлар һәм IT-технологияләр өчен медиа-зона да бар. Балалар дәрестән тыш вакытларын да “Үсеш ноктасы” үзәгендә уздырырга яраталар, роботлар җыялар, квадрокоптерлар (пилотсыз очу аппараты) белән идарә итәргә өйрәнәләр, 3D-принтерлар аша төрле әйберләр ясыйлар”, – дип сөйләде үзәк җитәкчесе Альбина Шәйдуллина.
Олимпиададан бушаган кызлар-егетләр дә шушы үзәккә йөгерешеп килде. Берәүләр махсус күзлек киеп, виртуаль чынбарлыкка кереп “югалды”, икенчеләре очу аппаратлары янында кайнашты, ә өченчеләре аралашу зонасында рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар. Мәктәп каршында эшләп килүче “Сугыш даны” музеена экскурсия дә бик кызыклы һәм мәгълүматларга бай булды.
Ә төшке аштан соң җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. “Ел укытучысы” бәйгесендә “Спорт уеннары” темасына ачык дәрес үткәргән Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучысы Рәмзия Лазюк беренче урынга лаек булды. Камышлы районы Яңа Усман авылы мәктәбенең Иске Усман авылы филиалы укытучысы Гөлия Нуретдинова (3нче сыйныфта “Кыш” темасы) икенче урынны яулады.
Укытучылар бәйге җиңел узды дисәләр дә, күзәтүчеләр һәм җюри әгъзалары кыенлыкларны да күргәннәр. Төп проблема – балаларның ана телен начар белүендә. Мәктәптә татар теле дәресләре укытыла, әмма бу бик аз. Бала татар телендә сөйләшми, аңламый икән, димәк, гаиләдә үзара рус телендә аралашалар һәм балага да бу телдә сөйләшергә җиңелрәк.
Хәер, язма эшләр бәйгесендә беренче урыннар алучылар арасында Камышлы мәктәбе укучылары да бар иде. Мәсәлән, 10 нчы сыйныфта укучы Эльвина Насыйрова һәм 11 нче сыйныфта укучы Әдилә Мингатинова җиңүче булдылар. 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары арасыннан Диләрә Идиятуллина (Денис авылы мәктәбе) һәм Алия Биксалиева (Самараның “Яктылык” мәктәбе) беренче урыннарны яуладылар. Бу балалар Казанда үтәчәк татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага юллама алдылар.
Сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгесендә 1-4 сыйныф укучылары арасыннан Камышлы авылы мәктәбе укучысы Нияз Мингазов беренче урынга чыкты.
5-8 сыйныф укучылары арасында Альмира Сәлахова (Иске Ярмәк авылы мәктәбе),9-11 сыйныфларда Алия Биксалиева (Самараның “Яктылык” татар мәктәбе) нәфис сүз осталары итеп танылдылар. Камышлы районының Иске Ярмәк мәктәбе укучысы Виктория Храмова “Чит телне үз итү” номинациясендә махсус бүләккә ия булды.
Олимпиадада катнашучыларның барысына да иганәчеләр – өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, оешма Советы әгъзасы Фәһим Йосыпов бүләкләр тапшырды. Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов та бүләккә үзе бастырып чыгарган китапларын җибәргән иде.
Балалар кайтырга җыенган арада Камышлы мәктәбенең татар теле укытучысы Тамара Хисмәтовадан ана теле буенча проблемалар булу-булмавы турында кызыксындык.
“Татар теле һәм әдәбияты дәресләре программа буенча тиешенчә укытыла. Укучылар район, өлкә, Татарстан Республикасы оештырган олимпиадаларда бик теләп катнашалар, өлкә күләмендә үткәрелгәннәрендә мактаулы урыннан яулыйлар. Абдулла Алиш, Габдулла Тукай кебек танылган язучылар, шулай ук туган як шагыйрьләре иҗаты буенча проект эшләре дә ясыйлар. Кайбер укучыларыбыз үзләре дә ана телендә шигырьләр иҗат итә.
Укучыларга татар теле һәм әдәбияты нечкәлекләрен өйрәтү максатыннан заман таләп иткән методик алымнар кулланып, телебезнең камиллеген, байлыгын, гүзәллеген аңлатырга тырышып эшлибез”, – дип сөйләде укытучы.
Әйе, мәктәпләрдә татар теле укытыла, олимпиадалар үткәрелә, шәһәрләрдә, татарлар күпләп яшәгән авылларда милли чаралар уздырыла. Тик, ни гаҗәп, өлкәбездә тел проблемасы тирәнәя бирә. Бәлки моңа үзебез – гаилә, ата-аналар гаепледер? “Татар теле белән ерак бара алмас”, – дип, репетиторлар яллап, сабыйларга рус, инглиз телләрен өйрәтәбез. Әлбәттә, чит телләрне белү бик яхшы. Тик үзебезнең ана телебез йөрәк түрендәрәк булсын иде.
Алия Арсланова