tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең корылтае узды
Ижауда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең корылтае узды

Ижауда Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең корылтае узды

14 декабрьдә Ижау шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтае узды. Татарлар яшәгән төбәкләрдән милли җанлы, үз халкы белән горурланган, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуда, иманыбызны ныгытуда зур көч куйган шәхесләр җыелды.

ТИУнең җитәкчесе Илсур Миннемуллин үзәкнең соңгы өч елда башкарылган эшләренә хисап тотты. Туган телебезне өйрәнү буенча курслар оештырылган, “Зәңгәр шәл” театр фестивале зурлап уздырылган, яшь талантларны барлау максатыннан “Язгы тамчы” музыка уен коралларында уйнаучы балалар бәйгесендә Удмуртиядән тыш Татарстан һәм Пермь краеннан да музыка серләренә төшенүче балалар катнашкан.

Егетләребезне милли көрәш белән кызыксындыруны максат итеп, республикакүләм көрәш бәйгесенә берничә дистә төрле яшьтәге ир-егетлэребез көч сынаган.  Бик куп чаралар милли-мәдәни автономия белән берлектә уздырылган. Чыгыш ясаучылар республикадагы барлык милли оешмалар, телевидение, радио һәм газета хезмәткәренең уртак тел табып бергә эшләүләрен билгеләделәр. Шушы бердәмлек һәм теләктәшлек соңгы елларда элек милли тормыштан читтә булган авыл халкын да җанланландырып җибәрде, диде Балезино районы Кистем авылы мәчете имамы Илмир Касимов.

Автономия ярдәмендә оештырылган Касимовлар җыены моның бер дәлиле. Илмир Касимов үзе дә мәгариф, мәдәният һәм дини чараларны берләштереп алып баручы шәхесләрнең берсе. Соңгы елда мәктәпләрдә татар теле дәресләре сәгатьләре кыскартыла, әмма туган телебезне өйрәнүгә ихтыяҗ зур. Хәзер мәчетләрдә оештырылган татар теле курсларына күпләп кеше олылар һәм балалар килүен билгеләп үттеләр Ижау Жәмигъ мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов һәм Үзәк мәчете имамы Надир хәзрәт Бузанаков.

Алар дини йолаларыбызны көндәлек тормышта үтәп яшәргә өндәде. Чыгыш ясаучылар Ижау шәһәрендэ татарларның милли-мәдәни үзәген булдыруны кабат күтәрде. Корылтай делегатлары киләсе өч елга ТИУнең җитәкчесе итеп кабат Илсур Миннемуллинны сайлады. Шулай ук үзәкнең идарә әгъзаларын һәм Милли шура әгъзаларын сайлады. Корылтай делегатлары яшь башкаручы төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган Ильяс Бэдретдинов башкаруында Туган тел җыры белән төгәлләнде. Делегатлар күңеленә үзешчән сәнгать осталары концерты хуш килде.

Хәмидә Гайфуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*