tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анам теле – җаным теле
Анам теле – җаным теле

Анам теле – җаным теле

Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча чираттагы районара олимпиада үтте. Малмыж һәм Вятка Аланы районнары татар авылларыннан килгән укучы балалар өчен район администрациясе актлар залында язма эш өчен уңай шартлар  тудырылган иде. Укытучылары, дулкынланып, коридорда көтте. Менә шул көткән арада Урта Шөн татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рафил әфәнде Шаһимәрдәнов һәм Түбән Шөн мәктәбеннән Нурания ханым Сафина белән ана теленең безнең тормышта әһәмияте, бүгенге хәле һәм киләчәге турында бераз сөйләшеп утырдык.

-Безнең балалар әле татар телендә сөйләшә, ә менә оныкларда күбрәк рус телендә аралашу күзәтәм, – диде Рафил әфәнде.

Чыннан да, кеше татар төбәгендә ана телендә сөйләшеп үссә дә, авылдан чыгып китүгә рус теленә күчә, чөнки дәүләтебез теле русча. Бу табигый,  аны да бик яхшы белергә тиешбез. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев без әле тагын дөньякүләм иң таралган тел – инглиз телен дә бик яхшы белергә тиеш дигән иде. Йөрәк бары тик татар теле бетүгә барганга гына әрни.

Телләр белү  бик зур хикмәт. Аны күтәреп йөрисе түгел, ә ул сиңа әллә ничә ябык ишекләрне ача, ил чикләрен киңәйтә.

Нурания ханым ана теленнән башка үз мәктәбендә инглиз теленнән дә укыта, башка телләрне үзләштерү мөмкинлекләре турында аның белән әңгәмәне дәвам итик.

– Өйдә бала белән татар телендә аралашу аның рус телен белүен һич киметми, бала вакытта телләр тиз үзләштерелә, – диде ул әңгәмәне дәвам итеп. – Вятка Аланында яши торган сеңлем балалары ике телдә дә сөйләшәләр, рус лицеенда бик яхшы билгеләренә генә укыйлар. Ә инде авылга кайткач бары тик татар теле. Бабалары күзәтеп кенә тора, икенче телгә күчсәләр шундук кисәтү ясый.

Ана телен онытмас өчен балаларга менә шундый бабайлар кирәк шул. Милләттәшләр белән аралашу мөһим һәм бүгенге кебек бәйгеләр дә кирәк.

-Дөрес, бу бары тик районара олимпиада. Монда җиңүче укучылар өлкә яки Татарстанда үткәрелә торган бәйгеләргә җибәрелми. Аннан, биремнәр җиңеләйтерелгән, ягъни рус мәктәбендә ана теле дәресләре кысаларыннан чыгып төзелгән биремнәр. Әмма татар теле һәм әдәбияты буенча бәйгеләрне үткәрмәсәк, мәктәпләрбездә ана теле һәм әдәбияты фән буларак башка фәннәр арасында дәрәҗәсен югалтачак, – диде Нурания ханым.

Олимпиада нәтиҗәләренә килгәндә, катнашкан бар кеше бик тырышкан. Балалар белемнәрен күрсәтә алганнар. Җиденче класслар арасында татар теленнән Иске Пенәгәрдән Лилия Галиәкбарова җиңүче дип табылды. Түбән Шөннән сигезенче сыйныфтан Гөлфия Зиннурова  татар теле буенча да, әдәбият буенча да беренче.

Тугызынчылардан татар теле буенча Яңа Смәилдән Альбина Кадыйрова, әдәбияттан Иске Йөректән Фәридә Сәгыйдуллина җиңүчеләр рәтендә. Фәридә татар теленнән дә призер. Призерлар дип Түбән Шөннән Әлинә Шәрәфетдинова, Урта Шөннән Гөлназ Зиннәтуллина исәпләнә.

Унынчылардан татар теленнән Урта Шөннән Альмира Шаһиева, Иске Пенәгәрдән Лилия Хафизова җиңүчеләр, Яңа Смәилдән Хәмзә Әхәтов – призер. Әдәбияттан Иске Йөректән Фирүзә Шакиржанова беренче.

Чыгарылыш сыйныфында укучылардан татар теле буенча Урта Шөн авыл мәктәбеннән Гөлия Хурамшина җиңүче, Иске Пенәгәрдән Гүзәл Идиятуллина призер. Иске Йөректән Лилия Шәфигуллина татар теленнән призер булса, әдәбият белеме буенча җиңүче.

Менә шундый күркәм нәтиҗәләр. Катнашучыларга Бөтендөнья татар конгрессыннан кайтарылган китаплар бүләк ителде.

Шәмсия Хәлимова

Автор фотосында олимпиада барышы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*