tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Мәүлид кичәсе
Актанышта Мәүлид кичәсе

Актанышта Мәүлид кичәсе

“Ак калфак» хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасының Актаныш районының Мәсәде авылы бүлекчәсе бик зурлап Мәүлид кичәсен үткәрде. Чараны башлаганчы Флүрә абыстай Мәүлидне ни өчен бәйрәм итү турында аңлатып китте. Мәчеткә йөрүче балалар  бәйрәмне Коръән сүрәләре белән башлап җибәрделәр. Мөслимәләр бик күп догалар, вагәзләр һәм мөнәҗәтләр укыдылар. Бәйрәм даими рәвештә пәйгамбәргә салаватлар әйтү белән үрелеп барды.

Мәүлид азагында мәчеткә килүчеләр бергәләп милли ризыклар белән чәй эчтелэр.

А.Р.Галимҗанова, Ак калфак» хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы Актаныш районы бүлекчәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*