tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Англиягә китеп төпләнгән татар кызы чит төбәктә дә миллилекне онытмый
Англиягә китеп төпләнгән татар кызы чит төбәктә дә миллилекне онытмый

Англиягә китеп төпләнгән татар кызы чит төбәктә дә миллилекне онытмый

Мәхәбәттә сүзсез дә аңлашыла Сәяхәттән кайткач, бер сүз инглизчә белмәгән төркемдәшебезнең чит илдә чакта танышкан егете Богданга кияүгә чыгып, Англиягә яшәргә үк китәргә теләвен белгәч, барыбыз да шаккаттык. Хәзер Лилия Лондоннан ерак түгел бер районда үз татар почмагын булдырган. Милли ризыкларын да пешерә, өч баласын татарчага өйрәтә.

Чит илгә киткәч тә Лилия үзе яшәгән җирлектә татарларны барлый башлаган. Хәтта татар теленә өйрәтә торган курслар ачам дип игълан да биреп караган. Тик, кызганыч, җавап бирүчеләр, кызыксынучылар табылмаган. Хәзер, Лилия үз балаларын татар теленә өйрәтә. Үзендә Татарстаннан алып килгән китаплар да саклана әле. Туган телне онытып бетермәс өчен аларны укырга тырыша икән.

– Журналистика факультетында укыганда безне тәҗрибәле профессор Илдар Низамов укытты, еш кына аны төштә күреп уянам, аның белән татарча сөйләшергә тырышам икән, – дип көлдерде Лилия.

«Син университетта да француз телен өйрәнгән идең, ничек инглизчәне үзләштердең соң?» – дип кызыксынам. – Мәхәбәттә сүзсез дә аңлашасың икән ул, баштарак ашыйсым, эчәсем килә диеп ирем Богданга кәгазьгә рәсем ясап күрсәтә идем. Ишарәләр белән аңлаштык. Аннары үзеннән-үзе өйрәнәсең. Англиядә инглиз телен белмичә булмый. Балалар французча һәм испанча да өйрәнә, – ди Лилия.

Татар теле укытучысы буларак эш таба алмагач, әңгәмәдәшем үз матурлык салонын ачкан. Лилиянең татар икәнен белеп, кайбер клиентлар аңа догалар, төрле сувенирлар бүләк итеп калдыралар икән.

Сербан гаиләсе шәхси йортлары белән яши. Англиягә күченеп килгәч тә, беренче чиратта Лилияне гаҗәеп табигать үзенә җәлеп иткән. Яши торган йортларының урынын да үзе сайлаган. «Тынычлык, авыл тормышын яратам. Һәрчак үз бакчам булсын дип хыялландым. Шуңа да урман кырыеннан зур йорт алдык. Хәзер Богданның әти-әнисе дә бездә яши. Алар Румыния якларыннан. Әти-әни белән аралашыр өчен румын телен өйрәндем. Ярый әле хәзер социаль челтәрләр, интернет бар. Әнием, әбием, туганнарым белән гел аралашып торабыз. Әни үзе дә кунакка килә. Аның белән театрларга йөрибез. Телне аңламаса да, куелыш искиткеч, – ди Лилия.

Гаиләсен мунча керергә дә өйрәткән ул.

– Англиядә мунчага бик сәерсенеп карыйлар. Ләкин мунча кирәк дигәч, ирем каршы килмәде. Хәзер үз мунчабыз бар. Мунча керсәм, авылга кайткандай булам. Хәзер себерке бәйләү белән мәшгульмен әле. Төрле үләннәрдән берничә төрле себерке ясадым, – ди Лилия. Бакчасында кыяр, помидор, җиләк-җимеш, бәрәңге дә үстерә. Алмагачлар, груша, чияләр утырткан.

Англиядә күп нәрсә үзенә җәлеп иткән аны. Әйтик, балаларны яклауга кагылышлы кануннарның төгәл эшләвенә сөенә. Балаларның чит илләргә бару мөмкинлеге дә бар икән. Әйтик, улы Данни былтыр Кытайда һәм Ирландиядә булып кайткан. Бу мәктәп программасы буенча башкарыла. Мәктәпне тәмамлагач, сыныфташлары бер-берсенең киемнәренә телефон номерларын, теләкләр язып бетерә. Бик гаҗәп күренеш, ди Лилия. Балаларга ике исем кушу гадәте бар. Лилиянең дә кызы – Джесика Сара, бер улы – Джейсон Анди.

Пандемия шарларында Англиядә дә җиңел түгел. Балалар дистанцион укуга күчкән. Күп оешмаларда эшләүчеләр өйдә утырырга мәҗбүр булган. Кайберләренә хезмәт хакының 80 проценты түләнә, эшмәкәрләр махсус гариза нигезендә дәүләттән компенсация алырга хокуклы икән.

– Кибетләргә ирем йөри. Ә без балалар, әти-әни белән өйдә. Өчпочмаклар, бәлешләр пешерәм. Милли ризыкларыбызны гаиләдәгеләр бик ярата. Йортыбыз янәшәсендәге аланлыкта төрле уеннар уйныйбыз. Бөр көнне Сабан туен да уздырдык әле. Капчык киеп йөгердек, йомырка салынган кашык кабып чабыштык. Бик күңелле булды. Балаларыбыз чит илдә үссәләр дә, гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсеннәр иде, – ди Лилия. Коронавирус сәбәпле быел Татарстанга кайта алмаганнар. “Илдәге вазгыять тынычланып, туган якларга кайтырга мөмкинлек булсын”, – дип тели әңгәмәдәшем.

Эльвира Мозаффарова
shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*