tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фердинанд Сәлахов: “Киләчәктә Әлфия Авзалова турында фәнни хезмәтләр туарга тиеш”
Фердинанд Сәлахов: “Киләчәктә Әлфия Авзалова турында фәнни хезмәтләр туарга тиеш”

Фердинанд Сәлахов: “Киләчәктә Әлфия Авзалова турында фәнни хезмәтләр туарга тиеш”

Бүген Яңа татар бистәсе зиратында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова рухына багышлап дога кылдылар. Искә алу чарасында Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Әлфия Авзалова феномены хакында фәнни хезмәтләр язылырга тиеш дигән фикерен әйтте.

«Зиратка килүләр, аны искә төшерүләр үзебез өчен кирәк. Ә Әлфия апа өчен догадан башка берни дә кирәкми. Киләчәк буыннарга калыр өчен фәнни хезмәтләрнең булуы мөһим. Болар барысы да халыкка аңлатылырга, китапларга язылырга тиеш», — диде ул.

Фердинанд Сәлахов фикеренчә, әгәр чит илләргә чыгарга мөмкинчелек булса, танылган җырчы Тина Тёрнер кебек, Әлфия Авзалованың тавышы да бөтен илләрдә яңгырар иде. «Бу — кабатланмас һәм булмаячак тембр. Башкару алымнарына да ул ни рәвешле ирешкән — моны акыл белән генә уйлап бетерергә мөмкин түгел», — дип белдерде ул.

Актаныш районы якташлар җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов исә Актаныш башлыгы Энгель Фәттаховтан сәлам сүзләре ирештереп, Актаныш халкының Әлфия Авзалова белән горурлануын билгеләп узды. «Әлфия апа татар җырын халыкка кечкенә авылларга таратып йөргән легендар җырчы ул, шуңа күрә аның тавышы безнең күңелдән китми», — диде ул.

«Аның һәр әйткәне — канатлы сүз», — дип саный Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин. «Энҗе кебек ике кызы Әлфия апаны оныттырмас. Әлфия апа һәрвакытта йөрәкләрдә булыр, җырлары — мәңгелек, Әлфия апа минем өчен гел кияүгә чыга торган кыз кебек иде. Чая, җитез, булган мөлаем, зиһенле, акыллы татар хатыны иде», — дип искә алды ул.

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Әлфия Авзалова биргән киңәшләрне әйтеп үтте. «Аның киңәшләре шул: сәхнәне, эшеңне, халыкны яратырга кирәк, тамашачыга фанатларча хезмәт итсәң, синнән дә бәхетле кеше юк. Әлфия апа эчендә авызы тулы кан булса да беркайчан да кеше алдында төкермәс иде. Ул булган җирдә гел елмаю, шаяру! Мәшәкать тә, юлның ераклыгы да онытыла. Урыны җәннәттә булсын», — диде ул.

«Вакыт уза, җиңелрәк булачак, дип әйтәләр. Юк, дөрес түгел. Хәзер әнинең юклыгына төшенеп беттек. Кеше кире кайтмый, китә. Аллага шөкер, бүген бергәләп җыела алдык. Гүзәл белән көн саен шалтыратышабыз, елашабыз. Зиратка атна саен килеп йөрибез. Безне монда таныйлар, исәнләшәләр дә, әйберләрне дә алып барырга булышалар. Әни янында үзебезне җиңел сизәбез», — дип сөйләде Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова һәм Гүзәл Авзалова.

Искә алырга һәм рухына дога кылырга дип, җырчының якыннары, сәхнәдәшләре, җыр сөючеләр җыелды. Догаларны Рамил хәзрәт Миңгәрәев укыды. Соңыннан халык җырчының каберенә чәчәк бәйләмнәре салды.

Зилә Мөбәрәкшина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*