tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балалары булган мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек таратты
Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балалары булган мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек таратты

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балалары булган мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек таратты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды авыру балалары булган мохтаҗ гаиләләргә азык-төлек өләшүне дәвам итә.

Узган атна башында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре Балтач районына 100 данә һәм фонд карамагында тәрбияләнүче 50 казанлыга азык-төлек җыелмалары тапшырды.

Азык-төлек җыелмасына он, ярмалар, көнбагыш мае, консерва, тәм-томнар, шикәр, макарон һәм чәй кертелде. “Зәкят” хәйрия фонды тәрбиясендә булганнарга җыелмалар бушлай бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элеккеге кебек үк, акцияне тормышка ашыруда шулай ук шәхси автомибильләре булган яшь автоволонтерлар да актив катнашты. Эшкә керешер алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре һәрвакыттагыча барлык ихтыярчыларны битлекләр, перчаткалар, антисептик белән тәэмин итте һәм азык-төлекне өйләргә өләшеп йөрү буенча инструктаж уздырды.

Акциядә катнашырга теләүчеләр матди ярдәм күрәсәтә ала: акчаны Саклык банкы картасы номеры буенча 4817 7601 6652 0787 (карта хуҗасы – “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атамуратовна) җибәрергә мөмкин.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*