tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак
Казанда Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак

Казанда Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак

Казанда бөек татар җырчысы Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак. Мемориаль тактаны Казанның Николаев урамындагы 5нче йортта урнаштырачаклар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Документта билгеләп үтелгәнчә, республика Хөкүмәте ТР Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җырчыга истәлек тактасы кую турындагы тәкъдимнәре белән килешкән.

«Бу йортта 1974-2005 елларда бөек татар җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәгән», – дип мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә язылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*