Күккүз авыл җирлеге – районда иң үрнәк, бердәм җирлекнең берсе. Ул 4 авылны: Кече Күккүз, Зур Күккүз, Түбән Барыш, Шонгатыны үз эченә ала. Биредә татарлар, руслар, чувашлар дус-тату гомер итә. Халык бик актив, күмәк өмәләрне бергә оештыра. Мал-туар асраучылар да шактый. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 705 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 235 башы савым сыерлары. Җирлек, анда яшәүче тырыш, уңган, эшсөяр халык турында әлеге видеоязмада күрерсез.