tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеенда «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» өчтомлыгын тәкъдим иттеләр
Тукай музеенда «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» өчтомлыгын тәкъдим иттеләр

Тукай музеенда «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» өчтомлыгын тәкъдим иттеләр

Тукай әдәби музеенда “Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты” өчтомлык китапларын «Габдулла Тукай заманча социомәдәни киңлектә» темасына багышланган түгәрәк өстәлдә тәкъдим иттеләр.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Китап Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты нәшриятында мең тираж белән чыккан. Китапның фәнни мөхәррире – институтның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов.

Китапны төзүчеләр әйтүенчә, томлыкларда Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы күзәтелә. Күптөрле чыганаклар нигезендә шагыйрьнең тормышы берничә чорга бүлеп яктыртыла. Тукайның даирәсе, милли матбугаттагы эшчәнлеге, тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар, шигъриятенә хас үзенчәлекләр турында мәгълүмат бирелә.

“Габдулла Тукай һәм, гомумән, татар әдәбияты төрле дискурсларда яши. Шуңа күрә бүгенге түгәрәк өстәлдә төрле һөнәр ияләре фикер алышыр өчен җыелды. Бездә Тукай шәхесен һәм иҗатын билгеле бер стереотиплар аша кабул итү гадәткә әйләнде. Бу стереотиплар җәмгыятьтә тирәнтен дәрәҗәдә формалашкан”, – диде Марсель Ибраһимов.

Галим фикеренчә, Тукай турында сүз йөрткәндә ике концептны атарга кирәк – “бөек” һәм “халык”. “Бу ике әһәмиятле концепт ике гасыр дәвамында халык телендә йөртелә. Бу концептлар әдәби эзләнүләр, тәнкыйди мәкаләләрдәге Тукай образлары белән тагын да киңәя”, – ди ул.

“Үземнең балачактагы хис-кичерешләремне сөйләп үтәсем килә. Галим Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы китабын балачакта укып чыккач, елаганым истә калган. Мин Тукайны кызганган идем. Имеш, бала Шәрифә карчыкның ишек алдында өйгә керә алмыйча туңып басып торган. Шул картина әле дә күз алдында тора”, – диде ул.

Марсель Ибраһимов Тукайның Клячкин хастаханәсендә авырганда фотога төшкән рәсемне күреп, “михнәт чиккән шагыйрь” дигән образ туганын әйтте.

Галим хәзерге көндә Тукайны шулай күзаллау никадәр актуаль, ул массакүләм кешеләргә ничек тәкъдим ителергә тиеш дигән сорау куйды. Түгәрәк өстәлдә кунаклар Тукайның Татарстан бренды буларак роле, хәзерге шәһәр мохитендә Тукай образының урыны һәм әһәмияте турында фикер алышты.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*