tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас Сабан туенда – “Татар аргамагы” рәссамнар күргәзмәсе эшләде
Апас Сабан туенда – “Татар аргамагы” рәссамнар күргәзмәсе эшләде

Апас Сабан туенда – “Татар аргамагы” рәссамнар күргәзмәсе эшләде

Апас туган якны өйрәнү музеенда “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Татарстан Республикасының “Аргамак” рәсемнәр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Музей залларына Россиянең төрле төбәкләрендә иҗат итүче рәссамнарның 90 эше куелды.

1 -16 июнь көннәрендә Бөтенрәсәй рәссамнар союзы әгъзалары тарафыннан районның гүзәл табигатен, вакыйгаларын һәм шәхесләрен чагылдырган сурәтләр ясау турында килешү төзелде.
Җәйге иҗади эшнең төркем җитәкчесе – яшьлек еллары Апас төбәге белән бәйле Эдгар Филипов. Алар июнь аенда районда 30 картина иҗат итеп, аларны бүләк итеп калдырачаклар.

Район Сабан туе мәйданында да атларга багышланган “Татар аргамак” күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда Россия төбәкләре рәссамнарының картиналары урын алды. Танылган рәссамнар ачык һавада мастер-класслар күрсәтте, рәсем сәнгатен яратучылар белән очрашты, рәсемнәр иҗат итте.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*