tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск Сабан туенда кунакта: «Яшәсен халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе!»
Ульяновск Сабан туенда кунакта: «Яшәсен халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе!»

Ульяновск Сабан туенда кунакта: «Яшәсен халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе!»

Узган ел Ульяновскиның XXII Федераль Сабан туенда булып, җирле татарлар белән аралашып, танышып кайткан идем. Татар халкы дөньяның төрле почмагына сибелгән, дибез. Төрле төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең үз үзенчәлеге, үзенә генә хас гадәте, холык-фигыле бар. Ә менә Ульяновск татарлары белән күрешкәч, туган-тумача, күрше-күлән белән аралашкандай булдым. Шундук дуслаштык, шундук кунак та иттеләр! Үтә дә гади, аралашуга ачык булдылар.

Ульяновск өлкәсендәге татарлар арасында төрле һөнәр ияләре бик күп. Аларның кайберләре белән сезне дә таныштырасы килә. Менә, мәсәлән, Ульян районы Яңа Бидәнге авылыннан Рәдинә Гыймаева сыйлары һәр милли бәйрәмне бизи. Узган елдагы Федераль Сабан туенда да күп кунаклар авыз итте аны.

Ул тутырылган тавыкны ничек әзерләвен сөйләде. (Бу вакытта авызга сулар килде!)

– Каймак белән 10 йомырканы туглыйм да шприц белән бөтен төшенә (канатлары, аяклары, түшенә) тире белән ит арасына тутырып чыгам. Аннан соң кайнап торган суга салып, 1,5 сәгать пешерәм. Бу рецепт әби-бабайлардан килгән. Аны хәзер онытып бетерделәр, – дип сөйләде ул.

Бер бәйрәмнән дә калмый Рәдинә апа. Һәр ел саен кабартма, чәкчәк, кош теле, итле пәрәмәч, кыстыбый, гөбәдия, өчпочмак, йомырка сумсасы пешереп алып килеп, кунакларны сыйлый.

– Сабан туе Ульян өлкәсендә «Дуслык таҗы» дигән фестиваль кысаларында уздырыла: анда татар, мордва, чуваш, рус халкы җыела, өстәлләр мулдан була.

Башка милләт халкы Сабантуйны яратып кабул итә. Безнең утарга төрле халык кереп чыкты. 16 яшемнән бирле менә инде 50 ел китапханәдә эшлим. Без төрле милләтләр белән дус! Бер чуваш кешесе килеп, оештыруда ярдәм дә итте әле.

Элек безнең авылда татарлар гына яшәгән. 1905 елда Татарстанның Иске Бидәнге авылыннан күченеп, Ульяновск өлкәсе Яңа Бидәнге авылына нигез салганнар. Күченеп килүгә үк мәчет төзегәннәр. Мәчеткә йөриләр, уразада авыз да ачтырдылар, татар халкы бердәм яши, – дип төгәлләде сүзен.

Каршыма гармунын күтәреп килгән бер апа – Фәридә апа Әлимова-Молоткова иде. Шунда ук, «әйдә уйныйм, җырлап та бирәм!» дип кызыктырды ул мине. Фәридә апа тумышы белән Чувашиядән. Монда килен булып төшкән, инде 40 ел Сембер җирендә Бирючёвка авылында гомер итә.

Чыганак: intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*