Казан Мэры патронажы астында эшләп килүче «Апуш» татар балалар театр студиясе Пермь шәһәрендә булып узган «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең бүләкләү тантанасында Республика данын яклады.
Исегезгә төшерәбез, 27 мартта, Халыкара театр көнендә, «Апуш» студиясе «Театраль Идел буе» фестиваленең 3 номинациясендә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулаган иде. Шунсын да искәртеп үтик, финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты. Әлеге фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңеп чыкты.
Пермьда узган тантанада «Апуш» шәкертләре тамашачы хозурына студиягә җиңү китергән «Апушның тылсымлы төшләре» спепктаклен тәкъдим итте. Фестивальнең Оештыру комитеты студиягә яңа спектакль чыгару өчен 250 мең сум күләмендә грант һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Россиянең халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты, Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков та җиңүчеләрне котлады, Мәскәүгә кунакка чакырды.
«Барыгызны да әлеге фестивальдә сәламләвемә бик шатмын. Фестивальнең җиңүчеләрен зур өметләр белән үзебезнең зур балалар фестивалендә көтәчәкмен. Безнең актерлык остаханәләрендә катнашырлар һәм Мәскәү Губерна театры сәхнәсендә спектакльләрен күрсәтерләр дип өметләнеп калам. Очрашканга кадәр!», – дип теләкләрен җиткерде.
26 апрель көнне, студия шәкертләре Татарстан Рәисе катнашында Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узган Туган тел көненә багышланган тантаналы чарада катнаштылар, «Апушның тылсымлы төшләре спектакле»нән өзек күрсәттеләр.