tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фән һәм мәгариф йолдызын котладылар.
Фән һәм мәгариф йолдызын котладылар.

Фән һәм мәгариф йолдызын котладылар.

27 нче апрель көнне Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен”, “Мактаулы остаз”  билгеләре һәм бик күп мактау грамоталары иясе, педагогика фәннәре докторы, профессор Чулпан Мөхәррәм кызы Харисованың 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә үтте.

Профессор Чулпан  Харисова 50 елга якын гомерен фәнни-методик эшчәнлеккә багышлаган: югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә татар телен укытуның теориясе һәм практикасы, хәзерге татар әдәби теленең сүз ясалышы һәм морфологиясенә караган актуаль проблемалар белән бик актив шөгыльләнә. Ул шушы өлкәләргә караган 300 дән артык басылып чыккан хезмәт авторы, аларның йөздән артыгы – монография, программа, сүзлек, мультимедиа чаралары, дәреслекләр, кулланмалар, мәкаләләр.

Кичәне Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Рамил Хамит улы Мирзаһитов алып барды. Ул Чулпан Мөхәррәм кызының татар телен саклап калу, үстерү, укыту буенча алып барган эшен югары бәяләде. Юбилярны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәбрикләде һәм галимәнең хезмәтен югары бәяләп, Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән БТК башкарма комитеты рәисе исеменнән урынбасар Зиннәтуллин Разил Ринат улы котлады,  конгресс исеменнән юбилярга Рәхмәт хатын җиткерде  Якташлары  исеменнән  Чулпан Харисованы Кукмара районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Ильяс улы Әхмәдуллин  Кукмара районы алдындагы казанышлары өчен күкрәк билгесе(медаль) тапшырылды

Кичәдә Чулпан Мөхәррәм кызы Харисованы гомер бәйрәме белән сабакташлары, остазлары, хезмәттәшләре, укучылары, дуслары һәм татар теле белеме кафедрасы коллективы котлады. Бәйрәмдә юбилярның тирән фикерле, заманча карашлы галимә, күпләгән укытучылар һәм яшь галимнәрнең остазы, киңәшчесе, студентлар өчен таләпчән һәм киң күңелле мөгаллим, фән эшлеклесе, педагог булуы билгеләп үтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*