Йошкар-Ола шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә “Милләтләр хәзинәсе” Бөтенроссия милләтара фольклор фестиваль-бәйгесе узды. Фестивальдә Арча район Мәдәният йортының “Хәзинә” фольклор коллективы да катнашты.
Коллектив “Аулак өй” күренеше белән чыгыш ясап, 1нче дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булды.
Чыганак: arskmedia.ru