tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешу уңаеннан тантаналы чара узды
Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешу уңаеннан тантаналы чара узды

Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешу уңаеннан тантаналы чара узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Ульян өлкәсендә. Биредә Ульяновск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оешу уңаеннан тантаналы чара һәм нәзарәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясау булды.

Чарада Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских, Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ Диния нәзарәте рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Фәнүз хәзрәт Сәлимгәрәев катнашты.

Васил Шәйхразиев җыелган кунакларны сәламләде һәм Ульяновск өлкәсе Мөселманнары Диния нәзарәтен әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. Ул Илдар хәзрәт Сафиуллинга Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды.

Илдар хәзрәт Сафиуллин Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген югары бәяләде һәм мөфтиятләрне берләштерүдә зур эш башкарган өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук ул Ульяновск өлкәсе мөселманнары алдындагы казанышлары өчен Васил Шәйхразыевка “Аль-ихлас” медален тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*