tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Археология – тарихның анасы
Археология – тарихның анасы

Археология – тарихның анасы

Мәктәп чорыннан күңелемә  аеруча тирән уелып калган хатирәләремнең берсе узган гасырның 70 нче елларында Әсән мәктәбендә оешкан археология түгәрәге белән бәйләнгән. Бик үзенчәлекле иде ул. Беренчедән, анда кеше күп түгел. Өч-дүрт укучы. Алары да – теләк белән түгел, ә тарих укытучысы, шул ук вакытта мәктәп директоры Фатыйхов Фәнүс Хәниф улы сайлап алган балалар. Бу түгәрәкнең даими утырышлары да юк. Уку елы барышында Фәнүс абый үз түгәрәге әгъзалары белән, күп булса, өч-дүрт мәртәбә теоретик дәрес үткәреп ала да («Нәрсә ул археология?», «Археология ул – тарихның анасы») төп эшне җәйге каникулга күчерә. Әйе, бу түгәрәкнең төп үзенчәлеге дә шунда иде:  ул җәйге ял вакытында эшли.

Фәнүс абый хакында берничә сүз. Ул Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаган, әдәби иҗат белән мавыккан, СССР Журналистлар берлеге әгъзасы. Кайчандыр «Кызыл таң» газетасының махсус хәбәрчесе булып та эшләгән. Шуның өстенә    коеп куйган тарихчы. Мәктәптә оештырылган Төбәк музеена нигез салган кеше. Соңрак – Шәехзадә Бабичның Әсән авылында ачылган йорт-музее директоры.

Ул кайчандыр Әсәннән ерак та түгел Көшел авылында сигезьеллык мәктәптә укыткан, мәктәп директоры булган. Нәкъ менә шул авыл буенда борынгы каберлек бар. Монгол явы бу якларга килеп ябырылгач, нәкъ шушы урында Идел буе Болгар дәүләтенең беренче отрядлары аңа каршы яуга чыга һәм баскынчыларны чигенергә мәҗбүр итә. Көчләр тигез булмый, һәм икенче-өченче һөҗүмнәр вакытында болгарлар чигенергә мәҗбүр була… берничә гектар җирне биләгән бу тарихи урын фәнгә дә билгеле. Вакытында бу каберлекне атаклы археологлар, шул исәптән Альфред Халиков та тикшергән, аның хезмәтләрендә «Көшел каберлеге» турында мәгълүматлар бар. Меңләп кеше күмелгән бу каберлек Күәш елгасының ярына килеп төртелә. Балачакта, үткән-сүткәндә, ярда ачылган каберләрдән су читенә тәгәрәп төшкән баш сөякләрен күреп, йөрәк жу итеп китә иде.

Җәйнең матур, кояшлы көннәрендә Фәнүс абый безне,  югары сыйныфта укучы берничә малайны, үзенең «Урал» мотоциклына утырта да әнә шул тарихи урынга алып китә. Яр буйларында ачылган каберләрне өйрәнү белән генә чикләнмичә, без үзәнлектәге кабер урыннарын да барлап йөри идек. Кайбер каберләргә, бәкләр, төмәннәр күмелгән булырга тиеш, дип,  ташлар куябыз. Шул бик гаҗәпләндерә иде: укытучыбыз тигез генә урында да каберләрне төгәл билгели ала, безне дә, туфрак составына  яисә үлән төсенә карап, каберлекләрне ачыкларга өйрәтә иде. Көнгә берәр каберне казып карыйбыз (соңыннан күмеп куябыз). Без сак кына хәрәкәтләр белән көрәкне җиргә батырабыз, ә укытучыбыз кечкенә көрәкчекләр һәм пумалалар белән казылган җирне бөртекләп тикшерә, балчык-комның бер бөртеген дә калдырмыйча сыйпаштыра, или… Үзе һәр хәрәкәтен аңлатып бара. Аннары иң кызыклы мәл җитә: көрәкчек белән пумаланы безнең кулга тапшыра… Күбрәк таланган каберләр очрый. Аларда сөякләр тәртипсез ята, иң мөһиме, андый кабер урыннарында, туфрак иңеп, чокырлар барлыкка килә икән. Иң кызыгы шул иде: кайбер яугирләр үзләренең атлары белән бер кабергә күмелгән була, сирәк кенә хатын-кыз каберләре дә очрый. Аларны фирүзә төсендәге төймәчекләрдән, башка бизәнү әйберләреннән белеп була. Шул рәвешле, «Төбәк музее» өчен без бик күп тарихи ядкярләр, экспонатлар таптык. Иң кыйммәтле табыш әле дә күз алдында: арыслан башы сурәтендәге каеш аелы иде ул. Кеше учына чак-чак сыя торган бу табылдыкны Уфа галимнәре дә өйрәнеп карадылар, ләкин Фәнүс абый аны барыбер кире авылга алып кайтты һәм «Туган як музее»ның пыяла астына куела торган иң кадерле экспонатлары исәбендә йөртте.

Фәнүс Хәниф улы шул берничә җәй эчендә миндә тарихка олы мәхәббәт тәрбияләде. Татар тарихы хакында бик озаклап сөйләшеп утырган чаклар бар иде. Ә инде минем Казан дәүләт университетына барырга ниятләгәнемне белгәч, ул үзләренә чакырып алды да: «Син инде әдәбиятны яхшы беләсең, бирерсең, керерсең, мин сиңа менә шушы китапларны укырга киңәш итәм», – дип, үз китапханәсенә гомере буе җыйган, атаклы «ЖЗЛ» (Жизнь замечательных людей) сериясендә чыккан йөзәрләгән китапка күрсәтте.  Һәм мин Казанга кадәрге бер елымны шушы китапларны укып үткәрдем. Соңыннан гына аңладым: хәзер инде бакыйлыкка күчкән Фәнүс абый, күренекле әдипләр, галимнәр, яугирләр, сәяхәтчеләр, юлбашчылар тормышы, язмышы белән таныштырып, миндә шәхеслек сыйфатлары тәрбияләргә тырышкан икән… Шәхеслекнең тарихтан башланганын белгән ул…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*