tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Асия Дәүләтшина: «Үз телен белмәгән кешене башка милләт кешесе хөрмәт итми»
Асия Дәүләтшина: «Үз телен белмәгән кешене башка милләт кешесе хөрмәт итми»

Асия Дәүләтшина: «Үз телен белмәгән кешене башка милләт кешесе хөрмәт итми»

Узган гасырның 70нче елларында – «без» һәм «алар», «дуслык» һәм «дошманлык», «яхшылык» һәм «начарлык» кебек төшенчәләр бары тик берьяклы гына аңлатылган, көне-төне «чәчәк ата ил генәм» дип җырланган, дөнья кыйтгалары арасында тимер пәрдә корылган бер заманда, СССРның кечкенә генә авылыннан чыккан татар кызы Африканың элеккеге француз колониясе булган Малига барып, мәгърифәт нуры тарата, француз телендә математика укыта башлый… 90нчы елларда ул татар гимназиясе ачучылар рәтендә була.

Бу – языла башлаган маҗаралы роман да, әкият тә түгел – чынбарлыкта булган хәлләр. Һәм аның төп каһарманы – зур хөрмәткә лаек педагог, милләтпәрвар мөгаллим, Татарстанның атказанган укытучысы Асия Мөбарәкша кызы Дәүләтшина. Мин аны Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал»ы белән чагыштырыр идем. Ул шундый ук батыр йөрәкле, тәвәккәл һәм максатчан.

Олы юл башы

Асия Мөбарәкша кызы Нурлат районының Иске Әмзә авылында 1947 елда дөньяга килә. Авылларындагы манарасы киселеп, элеккеге мәчеттән башлангыч мәктәп булган белем йортына укырга керә. Беренче укытучысы – туганнан туган абыйсының хатыны Лена Мөхәммәтситдыйк кызы Асиянең хәтеренә тирән уелып калган. Укытучы булуның бөтен матурлыгын, авырлыгын һәм җаваплылыгын үз мисалында аңлаткан, гомерен игелекле эшкә багышларга төпле нәсыйхәт биргән шәхесләрнең берсе.

«5нче сыйныфка 2 чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә укырга киттек. Ул вакытта кышлар бик салкын, кар күп ява, авыл өйләре түбәгә кадәр кар белән күмелгән була иде. Атналар буе -30, -25 градус салкыннар тора. Шунда да күрше авылга укырга бара идек. Без барсак, шул авылның укучылары килмәгән дә була. Ягылган мич янында җылына идек. Нинди авыр заманнар булган! Әмма укытучыларның нәрсәдәндер зарланганын, тупас сүзләрен хәтерләмим. Бөтен фәннән дә төпле белем бирделәр. Математика, физика, химия, физкультура – яраткан фәннәремнән. Калганнары, мөгаен, укытучыларга хөрмәт йөзеннән генә укылгандыр. Тарихны яратмый идем. Анда гел сугыш, кеше үлү, әсирлеккә төшү турында язылган текстлар. Алар минем күңелгә рәхәтлек бирми иде. Тикмәгә генә математиканы «фәннәр патшасы» димиләр. Коммунизм булса да, демократия булса да, Пифагор теоремасын беркем дә үзгәртә алмый, бары тик яңа ачышлар гына булырга мөмкин. Тарихны кемгә ничек кирәк – шулай яңартып язалар. Аның кайсы дөрес икәнен дә беркем белмидер. Архивтагы документлар йә юк ителгән, йә яңадан күчереп язылган. Шулай да без тырышып укый идек», – дип сөйли Асия Дәүләтшина.

Институтлар

«Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, пединститутка имтиханнар бирдем, әмма конкурстан үтмәдем. Елый-елый кайтып кергәч, әни әйтә: «Мин шатландым. Укырга кермәсә ярар иде, дип теләп тордым», – ди. Әнине башта аңламасам да, соңрак төшендем – кышка өстенә кияргә әйбере дә юк, дип, газиз баласы өчен кайгырган ул. Чөнки 2 операция кичергән әни эшли алмый, укырга җибәрергә мөмкинлеге юк, миннән соң әле тагын 3 бала.

Уңышсызлыкка очрап Казаннан кире борылып кайткан Асия, беренче укытучысының киңәшен тотып, РОНОга бара. Аны район үзәгенә якын авылларның берсенә – Түбән Норлат мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр.

«Ул вакытта укытучылар җитешми иде. Мәктәпкә килүгә, миңа математика, физика, татар теле дәресләрен бирделәр… 8нче сыйныфта минем яшьтәшләр – класста утырып калган егетләр бар иде. Шунда Алабуга институтыннан практикага килгән Әдибә белән таныштым. Ул мине Алабуга педагогика институтына укырга керергә үгетли башлады. Икенче тапкыр бәхетемне сынап карарга булдым. Бу вакытта Алабуга институтында бик төпле белем бирәләр иде. Физика-математика укытучысы булырга укысак та, без политехник институтларда укытыла торган «Материалларның каршы торучанлыгы», «Теоретик механика» кебек фәннәрне өйрәндек, – дип искә ала Асия Дәүләтшина.

Казан юлы

Институтны тәмамлагач, әнисенә йорт-җирне карашу өчен, Асия, юллама белән, үзе укыган Әлмәт мәктәбенә кайта. Анда 3 ел эшләгәннән соң, Казанга эш эзләргә чыгып китә. «Ул вакытта яшәү урынына теркәлү булмаса, эшкә алмыйлар иде. Берничә көннән уку елы башлана, ә прописка юк. Мәскәү районы мәгариф идарәсендә 115нче мәктәптән китеп баручы өлкән яшьтәге укытучыны очраттым. Ул мине үз мәктәбенә – директор Нина Ивановна Иванова янына җибәрде. Ул әле дә исән-сау, һәр кешегә профессиональ яктан үсәргә мөмкинлекләр тудырды. Шул мәктәптән күп кенә укытучылар Венгрия, Чехословакиягә китеп эшләп кайттылар. Шул исәптән мин дә Африкага барып чыктым», – ди Асия ханым.

Африка

Африкага баруы мәктәптән аны Мәскәүгә ЮНЕСКО курсларына җибәрүдән башлана.

«Курсларны тәмамлагач: «Африкага китәсез», – диделәр. Шулай итеп, Мәскәүдә Лозанов ысулы буенча француз телен өйрәнә башладык. Мәгълүм булганча, Болгариядәге әлеге галим урамнан җыеп кергән төрле яшьтәге 7 кешегә (бабай, урта яшьтәге хатын, ир-ат, егет-кыз һ.б.) тиз арада тел өйрәтә. Ул чит телләрне тизләтелгән формада өйрәтүгә нигез сала. Бик кызыклы ысул. Безгә китаплар тараттылар, һәм иң беренче дәрестә үк укытучы керде дә, син бер хәрефен дә белмәгән француз телендә текст укый башлады. «Нүжәли мин бер сүз дә белмим?!» – дип, башыңнан сүзләр эзли башлыйсың. Текстны икенче тапкыр укыганда, китапларны ачтырды… 3-4 айдан француз теленнән имтихан бирдек һәм Яңа елдан соң математиканы өйрәнә башладык. Аудиториядә утырган иптәшләреңә француз телендә теоремаларны исбат итәргә кирәк иде», – дип искә ала А.Дәүләтшина.

Асия Мөбарәкша кызы, махсус бүленеш нигезендә Африканың Мали иленә барып, француз телендә математикадан балаларга дәрес укыта.

Асия ханым сөйләгәннәрдән: «Мали – элеккеге француз колониясе. Башта миңа 2 меңнән артык укучысы булган лицейда 11-12нче сыйныфларны укытырга бирделәр. ЮНЕСКО курслары булгач, төрле җирдән җибәргәннәр: СССРдан 8 кеше, французлар 5-6, 3 кытай кешесе, 1 хатын Чехословакиядән иде.

Дәресләр тәнәфессез 120 минут бара. Такта янында басып лекция укыйсың. Сыйныфта 60 укучы, барысы да кап-кара. Мин, бу балаларның үзләрен һәм фамилияләрен кайчан танырмын икән, дип аптырый идем. Күз ияләшкәч, аерыла икән ул. Эссе, тиргә батып эшлисең, укучылар эсседән йокыга китә. Анда 12.00-15.00 сәгать арасы – иң эссе вакыт. Ул вакытта бөтен кеше өенә кайтып йоклый. Бер кибет, бер оешма да эшләми.

Октябрь, ноябрь, декабрь айларында лекция генә укыйсың. Без инде үзебез күнегүләр табып, мисаллар эшләп күрсәтергә җай таба идек, чөнки безнең алга совет педагогикасын кертү бурычы да куелды. Аннары министрлыктан контроль эш килә. Ул 20 баллы система буенча бәяләнә. 60 кешегә – 1 вариант. Алар берсе дә 1 хәреф тә күрсәтмиләр, күчертмиләр, чөнки аларга шул фән буенча урын билгелиләр. Балларны түгәрәкләргә ярамый. 15,4 һәм 15,43 дип язуның аермасы бик зур.

Мин укыткан сыйныфта 60 кешенең нибары 5се генә кызлар. Бервакыт укучылар мине кызык итәргә булганнар. Егетләр сорау бирә, мин аңламыйм. Ничек белмим соң мин моны, дип аптырыйм, уңайсызланам. Коллегам Фатыйма янына килдем дә: «Мин сине аңлыйм, нишләп мин аларны аңламыйм», – дим. Ул әйтә: «Алар французчага үзләренең бамбара телендәге сүзләрне кушалар», – ди. Киләсе дәрескә кергәч, егетләрдән сорауларын француз телендә кабатлауларын сорадым. Тагын шул ук хәл. Шулвакыт: «Ник мин синнән көлдереп торырга тиеш әле! Әгәр син үз телеңдә сөйлисең икән, мин дә үз телемдә сөйлим», – дип, бер рус сүзе дә кушмыйча, шартлатып татарча әйттем дә бирдем, чөнки лицейда Муса атлы укытучының рус телен укытканын беләм. Русча әйтсәм, алар мине бик тиз аңлар иде. Укучылар ни әйтергә белми аптырап калды. Шул ук фикерне французча да кабатладым: «Әгәр сез үз телегездә сөйлисез икән, мин үземнең татар теленә күчәм», – дидем. Шулай «акылга утырткач», башка андый ситуацияләр кабатланмады. Мин шунысына инандым: үз телен белмәгән кешене башка милләт кешеләре хөрмәт итми. Әле ул вакытта бамбара теленең алфавиты да юк иде. Телдән телгә күчеп кенә өйрәнелә. Ул вакытта безнекеләр аларга алфавит, дәреслек төзеп яталар иде».

Казанга кайтып 2-3 ел эшләгәннән соң, Асия Мөбарәкша кызына кабат Африкага чакыру килә. Әмма бу вакытка инде заманнар шактый үзгәреп китә. 1990 еллар ишек кага, һәм Асия Мөбарәкша кызының тормышындагы иң зур казанышы – Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясен ачу булачак.

Татар гимназиясе

1990 елда Асия ханым интернат-мәктәптә эшли. Хәзерге Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе бу. «Ул – республикада бөтен материаль байлыклары булган бердәнбер мәктәп иде. Шуны үзгәртеп, гимназия ачарга булдылар. Без 8 укытучы Мәгариф һәм фән министрлыгына бардык. «Республикада бердәнбер татар интернат-мәктәбе, ник аны бетерәсез? Гимназияне башка бинада ачарга кирәк», – дибез. Безнең сүзгә колак салмадылар. Яңа оешкан гимназиягә укытучыларны конкурс аша сайлап алдылар. Мине үткәрмәделәр. Туры әйтә торган гадәтем бар, дөреслекне яратам», – дип искә ала ул.

Бераздан аны ул вакыттагы Мәгариф һәм фән министры Васил Гайфуллин чакырып ала һәм яңа ачылачак гимназиягә директор итеп билгеләргә уе барлыгын белдерә. Ризалаша Асия Дәүләтшина.

1 август, 1991 ел. Бусагада сентябрь тора. Гимназия булырга тиешле бинаның фойесында аны бер өем чүп һәм шуның өстендә ватык урындык каршы ала. Элек 1нче катында – училище, 2нче катында рус мәктәбе булган бинада ни бер парта, ни бер өстәл, ни бер урындык юк. Укытучылар коллективы да юк. Гимназия ачылу турындагы хәбәрне ишетеп, беренчеләрдән булып, Галимҗан Ибраһимов исемендәге элеккеге кичке татар мәктәбе директоры Вазыйх Надриев килә. «Кызым, мин шатландым. Эшең бик күп, йөрисе җирләреңә йөр. Килгән укучылардан гаризаларны үзем алып калырмын», – дип ярдәм кулын суза. Яңа директор Асия Дәүләтшина республика, шәһәр газеталары редакцияләренә, радиога барып игълан бирә. «Әгәр син 2-3 класс җыя алсаң, синең бюстны Г.Ибраһимов белән янәшә куябыз», – дип шаярта ул вакыттагы РОНО мөдире Прохоров.

«Беренче елны 112 бала белән 8 сыйныф ачтык. 7нче сыйныфка нибары 5 бала килде. Килгән балаларның күбесе – күрше мәктәпләрдән җибәрелгән, этелгән-төртелгән татар балалары иде. Икенче елны гына конкурс белән җыя алдык. Акрынлап, үзем белән эшләгән укытучылар килде. Хәзер дә гимназиянең беренче көннәреннән үк эшләгән 5-6 укытучы бар. Алар әле хәзер дә, очрашкач: «Безнең иң әйбәт эшләгән, иң кызык вакытыбыз шушы иде», – дип искә алалар. Үзләренең тулы методик әсбаплары булган кабинетларын ташлап, урындыгы да булмаган мәктәпкә килде алар. Аларның сабырлыкларына шаккатмалы. Беренче елны фойеда хореография дәресе бара. Алар яныннан үтеп, ашханәгә бидон белән сөт, капчык белән бәрәңге китерәләр. Киенү-чишенү бүлмәсендә рус телен укыталар. Башка мәктәпләрдән бөтен ватык өстәл-урындыкларны төяп алып кайттык. 5 сентябрьдә ГосСнаб директоры Закиров янына бардым. «Такта юк безнең», – дим. Мин бик хискә бирелеп сөйләгәнмендер инде, ул карады да: «Барыгыз кайтыгыз, сезнең эшегез – укыту», – диде. Безгә 4 такта китерделәр», – дип искә ала яңа ачылган Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясенең беренче көннәре турында А.Дәүләтшина.

«Татар гимназияләрен шулай ашыгыч рәвештә шундый биналарда ачу хата булмадымы икән?» – дип сорыйм Асия ханымнан әңгәмә ахырында.

«Хата түгел. Шулай ачылуга карамастан, бүген дә ул гөрләп тора. Шул елны ачылмаган булса, киләсе елда ачылыр идеме? Билгеле, беренче елны директорга һәм эшләгән укытучыларга кыен булды. Беренче тупланган коллективка һәм хәзерге укытучыларга бик рәхмәтлемен. Әгәр мине берәр җирдә мактыйлар икән – бу аларны мактау. Хәзер дә еш кунакка чакыралар. Беренче сентябрь, Соңгы кыңгырау бәйрәмнәренә килергә тырышмыйм, елыйм. Безнең татар бик тырыш. Ата-аналарга шуны әйтер идем: эш телдә түгел – теләктә. Беренчедән, аларның күбесе хәзер балалары белән үзләре русча сөйләшә. Русча сөйләшкән әти-әни үзенә «әти» дип, «әни» дип, «әби», «бабай» дип эндәшмәгән балалар тәрбияли. Әмма башка милләт кешесе үзенең телен белмәгән кешене хөрмәт итми», – диде ул.

Чыганак: intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*