tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иң яхшы укытучы – Иске Пенәгәрдә
Иң яхшы укытучы – Иске Пенәгәрдә

Иң яхшы укытучы – Иске Пенәгәрдә

Таныш булыгыз – «Ел укытучысы» бәйгесенең Нократ Аланы районы муниципаль этабы җиңүчесе Илшат Рафикъ улы Шәйдуллин. Иң яхшы дип табылган укытучы Иске Пенәгәр мәктәбендә физкультурадан дәресләр бирә. Тумышы белән Кукмара шәһәреннән, гаиләсе белән шунда яши, әмма Иске Пенәгәр халкы авылы белән аны үз итеп өлгерде инде.

Илшат Рафикъ улы белән очрашканым бар иде, ул чакта бу мәктәптә әле берничә ел гына эшли иде. Аңа карамастан яшь укытучы коллегалары тарафыннан инде хөрмәт яулаган иде, балалар да бик тиз үз иткән. Махсус югары белемле укытучы буларак, ул Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә белем алган, физкультураны укучылар өчен иң көтеп алган дәресләрнең берсенә әверелдерә, үзенә ияртеп спортка алып керә. Моңа дәлил булып аның укучыларының ирешкән уңышлары тора. Мәктәп, мәсәлән, баскетбол командасы ярышларда беренче һәм призлы урыннар алып килә. Футбол, хоккей дисеңме, бил көрәше – бирешмиләр!

– Монда мәктәп директоры Марсель Гамир улы Гариповның ярдәме зур. Ярышларның берсен дә калдырмый укучылар белән ул да бара, үзенең спорт белән дус булуы да үрнәк булып тора. Аннан, безнең мәктәп укучыларының төрле спорт төрләре буенча үрләр яулавына Кукмараның безгә якын булуы бик уңай, – диде ул әле очрашкач. – Мәктәптәге спорт залы зур түгел, әйтик, баскетбол буенча тиешле рәвештә тренировкалар үткәрү мөмкинлеге чикле, аның өчен Кукмарага йөрибез.

Кукмара Иске Пенәгәр мәктәбе укучыларын үзендә спортның төрле юнәлештәге көчле тренерлар булуы белән дә тарта, ә инде спорт белән чып-чыннан мавыгып китүнең нигезе мәктәптәге физкультура дәресләрендә салына.

– Физкультура дәресе ул чабышып йөрешү генә түгел, күнекмәләр вакытында баланы әхлаки яктан дөрес тәрбия бирүнең иң актив формалары кулланыла, чөнки үзара ярышу бар, җиңүгә омтылу, шул ук вакытта башкалар турында да уйларга кирәк. Иптәшләреңнең җиңүенә куана белүгә өйрәтү бик мөһим, кайчак, үзеңнең беренчелегең бәрабәренә ярдәмгә килергә туры килә дим. Тәрбиядә беренче урында кешелеклелек сыйфаты тора, – диде Илшат әфәнде.

Ә мин бу урында аның әтисе Рафикъ абый турында әйтеп китәм. Ул сабантуйларда көрәшкән, әм-ма, берсендә көндәше белән бил алышканда аны бераз имгәтә, шуннан көрәш белән шөгыльләнүне ташлый. Илшат әфәнденең дәресләрдә укучы өчен куркынычсызлык чараларын иң өстен итеп кую шуннан килә, чөнки ул кечкенәдән башкаларга зыян тидерергә ярамый дип тәрбия алып үскән.

– Балаларга физкультура аерым бер төр дәрес була алмый, ул мәктәптә укытыла торган башка фәннәрне дә үзендә туплый дип аңлатырга тырышам. Үз гәүдәң белән идарә итәр, зыян китерми дөрес хәрәкәтләнү өчен биология, физика, математика, химия һәм башка фәннәрнең нигезләрен белү мөһим.

Хәрәкәт аша кешенең баш мие эшчәнлеге бик активлаша. Балага баскетбол уйнаганда берничә секунд эчендә уенның 300 тактик вариантын күзалларга кирәк. Укытучы башында исә һәрбер балага, һәрбер класска исәпләнә, алар меңнәрчә!

Физкультура дәресләрендә укучы бик күп яктан ачыла. Дәресләрдә без барыбыз бергә алдыбызга бурычлар куябыз, максатка ирешүнең төрле алымнарын барлыйбыз, аңа омтылырга өйрәнәбез. Укытучы буларак, аларны моңа өйрәтү бик мөһим. Минем өчен һәрбер бала кадерле, – ди ул.

Иске Пенәгәр мәктәбендә уку- чылар Илшат абыйлары дәресләрен көтеп алалар. Аның икеле куйганы юк, куймаячакмын да диде, тик эш анда түгел, бу дәрестә барып чыкмаганны алар икенче, өченче һәм башка дәресләрдә яңадан эшләп карый, укытучы абыйлары аларны булдырганчы тырышырга өйрәтә. Алар дәрестә җиңү тәмен татып карыйлар! Иң беренче чиратта, әлбәттә, үзеңне җиңү, алдагы тормышка чыныгу шуннан башлана.

Спорт аша чыныгу юлын Илшат әфәнде үзе үткән кеше. Аның игез туганы бар, Ришат исемле. Алар икесе дә алты яшьтән спортка киләләр. Самбо, дзюдо – яраткан һәм зур уңышларга ирешкән спорт төрләре була. Алга таба укырга да бергә керәләр. Игезәкләр булгач, аларны кеше бик аера алмый, шуңа күрә берсенә авырлык килә торган җирдә, ярдәмгә, икенчесе, туганын алыштырып шукланган   чаклары да булган. Күптән түгел Татмедианың игезәкләр проектында катнашалар. Алар катнашындагы музыкаль клип гел иң күп тавыш җыючылардан була.

Ел укытучысы бәйгесенә катнашуга безнең Илшатны игез туганы Ришат этәрә. Ришат Кукмара лицеенда укыта, ул мондый бәйгедә 9 тапкыр катнашкан инде.

– Ришат әлегә беренче урынга чыга алмады, әмма призлы урыннардан да төшмәде. Конкурска әзерләнгәндә аның зур тәҗрибәсе бик ярдәм итте. Мәктәп директоры Марсель Гамирович Гариповка, укытучылар коллективына да бик рәхмәтлемен. Әзерлек этабын тулаем алар белән бергә үттек, мәктәптә барыбыз бергә кичке сигезләргә хәтле утырган чаклар да булды.

Үзе исә бәйге алдыннан ун көнләп рәтләп йоклый алмаган.

– Әлбәттә, миңа һәрвакыт теләктәш булган хатыным Гөлчәчәк белән мине көн дә сагынып эштән көтеп алучы нәни кызым Ясминәгә бик рәхмәтле! Алар тормышымның төп мәгънәсе!

Ә без Илшат Рафикъ улы Шәйдуллинга алгы таба бәйгеләрдә дә җиңү телибез!

Шәмсия Хәлимова

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*