“Дин дәресләре мәктәбе” җитәкчесе Асия хаҗия Мөлековага Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медален тапшырды.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе канаты астында тәүге адымнарын ясаган “Дин дәресләре мәктәбе” быел үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Шушы вакыт эчендә өч еллык курсларны 339 шәкерт тәмамлаган.