Бүген, 7 апрель көнне, Ауропа татарлары Альянсының (АТА) киңәйтелгән утырышы төшке аштан соң да дәвам итте. Швейцариядәге «Юлдаш» татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Регина Щеголева үзләренең яңа гына оешкан оешмалары турында чыгыш ясады. 2015 елның декабрендә теркәлгән. Аның чыгышыннан күренгәнчә, Швейциядә 300гә якын татар яши. Оешмага теркәлгән милләттәшләребез арасында Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Свердловск, Төмән, Әстерхан өлкәләреннән килгәнннәр бар икән. Узган ел 4 июньдә Сабантуен уздырганнар. Быел да милли бәйрәмебезне оештырырга җыеналар. Быел ул 4 июльдә узачак. Үз чыгышында Регина Европа татарларының бизәкләрдә гомуми бренд кирәклеген дә ассызыклады һәм үзләре эшләгән үрнәкне дә күрсәтте.
Эстониянең Таллин шәһәреннән килгән Фәүзия Хадиуллина массакүләм мәгълүмәт чараларының Европа татарларының мәдәни-тарихи тормышын яктыртудагы роле турында сөйләде. 4 ел дәвамында эфирга чыгучы «Дуслык» радио тапшыруларының татарлыкны саклап калудагы мөһимлеге турында да ассызыклады. Үзләрендә төшерелгән Эстония татарларына багышланган фильмне дә тәкъдим итте.
«Италия Татарлары» ассоциясе рәисе урынбасары Венера Абделхаликова үз илләрендәге татар тормышындагы вакыйгаларга күзәтү ясады.
Венгриянең Будапешт шәһәреннән килгән, «Әлифба» оешмасы җитәкчесе Рита Хәсәнова Татарстан белән Венгрия арасындагы проект турында сөйләде. Вакытында Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев белән Гулаг төрмәсендә җәфа чиккән венгер язучысы Арпада Галгоциның дуслыгы нык була. Тарихчы Миләүшә Хабутдинованың соравы буенча күп еллардан соң, венгер язучысын эзләп табалар. Ике арадагы элемтәләр ныгый. Язучы узган елның октябрь аенда Казанда була, Аяз Гыйләҗевның гаиләсе белән таныша. Ике шәхеснең, ике милләтнең дуслыгын ныгыткан проект тормышка аша. Венгриядә ике ай эчендә венгер теленә А.Гыйләҗевнең «Ягез, бер дога» дигән романы тәрҗемә ителеп укучыларга тәкъдим ителә. Китап Венгриядәге «Гулаг» иҗтимагый фонды финанс ярдәме белән нәшер ителә. Бу эш киләчәктә дә дәвамлы булачак. 11 май көнне Будапештта Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Бибинур» фильмы да күрсәтеләчәк.
Рита Хәсәнова быел Европа күләмендә узачак «Европа гүзәле» бәйгесенә дә тукталды. Әлеге сөйләшүне проектның җитәкчесе, Швециядән килгән Әнүзә Зетерлунд дәвам итте. Ул әлеге чараның проекты, сроклары турында бәян итте.
Литваның Немежис шәһәре татар оешмасы җитәкчесе Таир Кузнецовас Вильнюста узачак 3 Европа Сабантуена әзерлек эшләре турында чыгыш ясады. Милли бәйрәмебез 1июль көнне узачак. Әлеге теманы дәвам итеп Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров 25 май көнне Парижда узачак Сабантуйга чакырды. АТАның рәис урынбасары Венера Вагизова беренче тапкыр Мальтада сабантуе узачагын җиткерде.
Латвиянең «Идел» оешмасы җитәкчесе Ринат Ахунов узган ел Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган һәм аларның шигырьләрен туплаган татар һәм латыш телләрендә китап нәшер итүләрен җиткерде. Быел исә, татар халык әкиятләрен латыш теленә, латыш халык әкиятләрен татар теленә тәрҗемә итеп китап чыгарачакларын әйтте. Шулай ук, Ринат Ахунов агымдагы елның 26 апрелендә Рига-Казан һава юллары ачылуын да хәбәр итте.
Ауропа татарлары Альянсы рәисе Флюр Шәрипов киләсе 2018 елда Ауропа татарлары Сабантуе Таллинда үтәчәген тәгаенләде. Һәм ул Европа татарлары Сабантуеның логотибының проектын тәкъдим итте. Логотип буенча төрле фикерләр дә яңгырады. Sabantui сүзендәге соңгы хәрефне y хәрефе белән алыштырырга дигән тәкъдим хупланды. Шулай ук Флюр Шәрипов, киләсе 2018 ел, Еврокомиссиянең карары буенча, Ауропада милли мәдәниятләр елы булачагын да хәбәр итте. Утырышта катнашучылар 2017-2019 елларга АТАның эш планынтда кабул иттеләр. Бу эш планында Оксфордтагы АТАның киңәйтелгән утырышы, “Татарлар дөнья тарихында” дигән фәнни-гамәли конференция, “Ауропа гүзәле” сайлап алу турларын оештыру һәм финалын үткәрү, 3 Ауропа Сабантуен оештыру, VI Бөтендөнья татар конгрессы эшендә катнашу, 2018 елда АТАның киңәйтелгән утырышын Бельгиянең Брюссель шәһәрендә уздыру, 2019 елда 4 Европа Сабантуен Таллинда үткәрү һәм 2019 елда АТАның III съездынын Австриянең Вена шәһәрендә үткәрү күзаллана.
Утырышта АТАга яңа әгъзалар да кабул иттеләр. Алар арасында Франциянең “Диалогические переспективы” (рәисе Луиза Бохараева), Швейцариянең “Юлдаш” татар-башкорт оешмасы (рәисе Регина Щеголева) да бар.
Соңыннан утырышның резолюциясен кабул ителде. Утырыш татарлар гимнына әйләнгән “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды.
Кичен АТАга җыелган татарлар Равил Бохараев истәлегенә багышланган иҗади кичәдә катнаштылар.