tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атлар үрчетүче Зөлфәт Мәрдамшин: «Яраткан атым юк…»
Атлар үрчетүче Зөлфәт Мәрдамшин: «Яраткан атым юк…»

Атлар үрчетүче Зөлфәт Мәрдамшин: «Яраткан атым юк…»

Атның төсен-исен үз итеп, һәркайсының ничек кешнәвенә кадәр аеручылар, сулышын тоючылар. Пәнәче җирлегендә яшәүче Зөлфәт Мәрдамшин шундыйлардан. Атларны ярату һәм сәләт атасы Хәйдәрдән күчкән. Дистә еллар ат тотып, үрчетеп яшәгән гаилә алар. Мәрдамшиннар өчен бу – бизнес кына да түгел, ә, бәлки, күңел өчен шөгыль.

Сөйләшкәндә дә моны берничә мәртәбә кабатладылар. Хәзер Зөлфәт әтисенең эшен дәвам иттерә, атлар белән бергә авыл туризмын да үстерә.

Зөлфәткә кайчандыр әтисе саф токымлы инглиз чабышкысы бүләк итә. Атлар белән мавыгып китүе әнә шул гамәлдән башлана. Нәтиҗәсе хәзер күз алдында: Зөлфәт һөнәрен дә атлар белән бәйләгән, туризм юнәлеше буенча белем алган. Хәзер искиткеч гүзәл табигатьле урында халык белән эшлиләр. Атларда җайдак булып йөрергә мөмкин – «Атта йөрү клубы» булдырганнар. Табигатьнең матурлыгы һәм тынычлыгы кушылган урында спорт күнекмәләрен үстерү дә, гаҗәеп матур һәм сизгер хайваннар белән аралашу да, атларда йөрү, фотосессия үткәрү, атта утырып походка чыгу, беседкалар арендалау, гомумән әйткәндә, җан һәм тән белән ял итү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Елга өстендәге асылмалы күперен, тау башындагы таганын гына күрү өчен дә килергә була монда.

– Халык белән эшләүне әле берничә ел элек кенә башлап җибәрдек. Атта йөрү культурасын халыкка кайтарасы килә. Атларны дистә еллар асрыйбыз, әмма мондый ял итү мөмкинлеге тудырып, атларда йөртү белән шөгыльләнүчеләр күп димәс идем, – дип сөйләде Зөлфәт Мәрдамшин. – Мин авыл туризмы буенча тәҗрибә туплау максаты белән, грант отып, Белоруссиягә барган идем. Дөресен әйткәндә, ул вакытта әллә ни кызыксыну булмады. Әмма кирәкле кешеләр белән танышып, туризмның бу юнәлешен дә үстереп булуына төшендем. Тормышның тәмен табу өчен кыйммәтле ресторанда гына утырырга димәгән. Менә шулай табигатьтән дә ямь, ләззәт алып була.

– Атлар сезнең өчен нәрсә ул? – дибез Зөлфәткә. Хәер, ат дип җан аткан кешегә мондый сорау бирү сәеррәк тә инде ул.

– Минем өчен атлар – дуслар, хезмәттәшләр, тормыш юлдашларым. Балачактан чабышкы атлар белән үстек. Алар безгә дус кына да түгел. Миннән еш кына: «Яраткан атың бармы?» – дип сорыйлар. «Юк», – дим. «Син берсен дә яратмыйсың, димәк», – диләр. «Балаларыгыз бармы? Кайсысы иң яратканы?» – дип каршы сорау бирәм андыйларга. Һәр атымның исеме бар.

Һәркайсын кешнәвеннән үк таныйм, борчылуын сизәм. Биредә 15ләп атыбыз бар. Өч аттан башланган эшебез бу. Үз җирләребез булгач, печән әзерлибез. Фураж да бирәбез. Монда килгән кешеләр кулдан да ашата, шикәр, алма, кишер бирергә рөхсәт итәбез. Без үзебез ат ите ашамыйбыз, билгеле, – диде атлар хуҗасы. – Монда килгән кешеләр күп рәхмәт әйтәләр. Атта йөрергә килүчеләрнең күпчелеге атта йөрү түгел, аларны күргәннәре дә юк әле. Хыяллары шул. Бу алар өчен космоска очу белән тиң. Шундыйларга онытылмаслык хисләр бүләк итүчеләр без.

Чулпан Гарифуллина

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*