tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театры Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен сәхнәләштерде
Кариев театры Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен сәхнәләштерде

Кариев театры Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрен сәхнәләштерде

Кариев театры яңа сезонның икенче премьерасын чыгарды. Башкортстаннан чакырылган режиссер Илсур Казакбаев Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» спектаклен сәхнәләштерде.

Спектакль әдәби театр жанрын хәтерләтеп куелган. Сәхнәдә артистлар үзләре дә уйныйлар, катыргы манекеннарны куелган. Әлеге манекеннар Мостай Кәримнең замандашлары төшерелгән борынгы фотоларны кулланып ясалган.

Илсур Казакбаев әсәрнең инсценировкасын үзе ясаган. Спектакльгә әсәрнең иң популяр эпизодлары кертелгән. Рәссам итеп «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Альберт Нестеров чакырылган.

Режиссер театр артистларын кастинг ясап сайлаган. Мостай Кәримнең балачагын гәүдәләндергән Кендек ролендә — театрның яшь артисты Булат Гатауллин. Олы инәй ролендә — Халидә Сөнгатуллина.

Тамашачы премьераны аншлаг белән карады. Залда Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, режиссер Айдар Җаббаров, театрның күренекле артисты Әзһәр Шакиров, Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин һәм театр артистлары, композитор Эльмир Низамов һәм башкалар бар иде.

Тамашачы «Озын-озак балачак»ны матур спектакль дип бәяләде.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*