tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Атнабай рухын саклаучы шәхес
Атнабай рухын саклаучы  шәхес

Атнабай рухын саклаучы шәхес

Башкортостан Республикасының Тәтешле районы татар дөньясына бик күп талантлы шәхесләрне биргән. Шулар арасында Башкортостанның халык шагыйре, драматург, тугандаш татар һәм башкорт халкының популяр шәхесе Әнгам Атнабаев аерым урын алып тора. Аның шигырьләрен Татарстанда да, Башкортостанда да яттан беләләр, Атнабай пьесалары буенча спектакльләр уйналмаган мәдәният йорты юктыр.

Шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү максатында районда Әнгам Атнабаев исемендәге премия булдырылган. Ә инде шундый популяр шәхес исемендәге бүләкне лаеклы кешеләргә тапшыру Тәтешле районының абруен тагы да югарырак күтәрә.
Моңа кадәр Әнгам Атнабаев премиясенә лаек булган шәхесләр бар. Бу бүләк аларның иҗади тормышына, җәмәгатьчелектәге гамәлләренә яңа көч бирәдер. Шул ук вакытта андый зурлауга күптән лаеклы тагын да бер уникаль шәхес белән таныштырасым килә.

Ул күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе композитор, популяр җырлар авторы Алик Локманов. Ул Уфада әле студент чагында ук Әнгам Атнабаев сүзләренә җырлар язып, шагыйрьнең үзе белән бергә студентлар, эшчеләр аудиториясендә, тулай торакларда оештырыла торган мәдәни кичәләрдә чыгыш ясый иде. Атнабайның районнарда чыгышларын оештыручы, аның иҗат лабораториясендә катнашучылар арасында Алик Локманов та бар иде.
Башкорт дәүләт университетында оешкан “Акчарлаклар” әдәби берләшмәсе вәкиле буларак мондый чараларда мин дә катнаша идем. Уфада, Бөре шәһәрендә үткән шигьрият кичәләрендә Атнабай белән бергә чыгыш ясау безнең өчен зур горурлык булды. Алик Локмановның Әнгам абый сүзләренә язылган “Туган җирем”, “Син аныкы хәзер”, “Гармуннар кирәк әле”, “Киткән кошлар кайтыр ул” кебек җырларын башкаруы әле дә колакта яңгырый. Бу җырлар соңрак һөнәри җырчылар репертуарында да ныклы урын алдылар. Әйткәндәй, композитор шагыйрьнең 13 шигыренә җырлар һәм хор әсәрләре язган.

Алик Локманов Әнгам Атнабаевның исемен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертә. Әнгам Атнабаев исемендәге иҗади фондның рәисе буларак, республика күләмендә Зинира, Азамат, Салават Атнабаевлар катнашлыгында шагыйрьнең хәтер һәм юбилей кичәләрен ике кабат үткәрүне Алик Локманов башлап җибәрде.

Гомурән Алик Локманов Әнгам Атнабаевның иҗатын пропагандалау буенча зур эшләр башкарды, аның спектакльләренең дискларын чыгаруга тырышлык салды. Башкортостан мәдәният министрлыгының грантын алып, Әнгам абыйның тууына 90 ел тулуга багышлап, аның үзе укуында шигырьләреннән һәм җырларыннан торган  “Тере сүз” дип аталган аудиодиск чыгарды. Бу диск республика җәмәгатьчелеге, татар укытучылары һәм укучылары тарафыннан бик җылы кабул ителде.

Бер уңайдан, Уфа сәнгать училищесен тәмамлаган белгеч – Алик Локмановның 1972 елда Әнгам Атнабаев фатихасы белән Тәтешле районына юллама буенча эшкә килеп, район үзәгендә балалар музыка мәктәбенә, аның Аксәеттәге филиалына нигез салуын да искә төшерү урынлы булыр.

Соңгы елларда Алик Локманов татар конгрессының Башкортостандагы вәкиле вазыйфасында бик күп файдалы эшләр башкарды. Татар шагыйрьләренең иҗатына, Атнабай, Назар Нәҗми, Марат Кәримов кебек зур талантларны яшьләргә танытуга  игътибары зур булды аның.

Дөрес, Әнгам Атнабаевка бәйле вакыйгалар, аны белгән кешеләр һәркайда очрап торадыр. Шулай да Алик Локмановның фидакарьлеге аерылып тора. Мондый эшләрне хәтердән чыгару шагыйрьнең рухына зыян килер кебек тоела миңа. Атнабайның замандашлары, дуслары, ул рухландырган кешеләр, проектлар онытылмасын иде!

Бу изге гамәлләрнең дәвамы булырына өметем зур. Киләчәккә күз тотып яшибез бит. Алик Локмановның 2017 елда Казанда К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Ел саен язлар килә” дип аталган иҗади хисабының, 2018 елда Уфада “Башкортостан” концерт залында гөрләп үткән “Җырларга күчкән җаным” исемле иҗат кичәсенең ярты өлеше диярлек Әнгам Атнабаев исеме, аның иҗаты белән бәйле иде. Бу кичәне Тәтешле районында кабатлап үткәрергә пандемия зәхмәте комачаулагандыр мөгаен. Телгә алган иҗади программаны тәтешлеләргә күрсәтү Әнгам Атнабаев исемен һәм иҗади рухын бүген дә яшәтү өчен бик файдалы булыр иде.Мондый чараның видеоязмасы районның да, Башкортстанда туып-үскән талантларның да абруен дөньяга таратыр иде.

P.S.Тәтешле районы администрациясе һәм район халкы Әнгам Атнабаев исемендәге премиянең быелгы лауреатлары итеп композитор  һәм җәмәгать эшлеклесе Алик Локмановны һәм билгеле шагыйрь Рамил Чураголовны  таныды. Котлыйбыз!

Римзил Вәлиев,
журналист, Ф.Кәрим исемендәге әдәби премия лауреаты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*