tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров күпмилләтле һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының Фестивален йомгаклау чарасында катнашты
Данис Шакиров күпмилләтле һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының Фестивален йомгаклау чарасында катнашты

Данис Шакиров күпмилләтле һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының Фестивален йомгаклау чарасында катнашты

Бүген, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы  күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының Фестиваленең йомгаклау этабы узды.

Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура  рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән, БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Чара «2014-2022 елларга Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Фестиваль түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: хореография, вокал, халык иҗаты.

Фестивальнең зона этабы Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда узды. Фестивальгә гаризаларның гомуми саны — 193 (2019 елда — 115); Зональ турларда катнашкан укучылар саны — 1120 (2019 елда — 1220) кеше.

Көндезге турда зона турында җиңүчеләр катнашты. Алар Татарстанның 19 районыннан — Әгерҗе, Алексеевск, Әлки, Балтач, Арча, Минзәлә, Мөслим, Кукмара, Спас, Әлмәт, Бөгелмә, Менделеевск, Ютазы, Мамадыш, Балык Бистәсе, Зеленодольск, Нурлат, Лаеш, Спас, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Чирмешән, Буа, Алабуга районнарыннан. Шулай ук Чаллыдан һәм Казаннан да катнашучылар булды.

Жюри рәисе – Римма Ибраһимова, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, ТАССРның халык артисткасы.

Иң яхшы чыгышлар авторларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды, фестивальдә катнашучыларның барысы да сертификатлар алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*