tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Аулак өй- баттл“ арбасында ниләр бар?
“Аулак өй- баттл“ арбасында ниләр бар?

“Аулак өй- баттл“ арбасында ниләр бар?

Театрларыбыз сәхнәләрендә классик әдипләребезнең спектакльләрен карагач, анда аулак өй күренешләрен күргәч, “Эх, булган бит вакытлар! Яшьләргә очрашырга, табышырга-кавышырга менә дигән урыннар!” – дип, сокланып та, бераз көнләшеп тә утырабыз. Ни генә дисәк тә, аулак өйләр, кич утырулар узган гасырда ук калган шул инде, алар хакында бары үткән заманда гына сөйләп була.

Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге  белән берлектә “ Аулак өй – баттл” дигән  яңа бик кирәкле һәм файдалы эш башланып китте. Аның оештыручысы “Үз өем” дип исемләнгән электрон журнал редакторы Сәрия Закирова һәм аның “Кызлар җыры” төркемендәге дус шагыйрәләре.

Әлеге зур эшнең максаты – замана баласын үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер итеп тәрбияләү. Моның өчен ул тарихын да, туган телен дә, милли гореф-гадәт йолаларыбызны да, көй-моңнарыбызны да яхшы белергә тиеш. Шуңа да мәктәпләренә  “Аулак өй-баттл” десанты төшкәнче өлкән сыйныф укучылары укытучылары белән бик тырышып әзерләнәләр. Талантларын да, белемнәрен дә күрсәтергә кирәк, китап укырга да, матур әдәбиятыбыз классиклары әсәрләре үрнәкләре белән дә танышырга туры килә.

Сораулар бит җиңел генә түгел. Көндәшләре – татар шагыйрәләре. Тураклап киселгән шигырьне  дөресләп төзергә  генә түел, аның авторын,  исемен дә  дөрес әйтү мөһим. Шул чакта гына иң югары балл “5”ле куела командага. Элек аулак өйләрдә “йөзек салыш” уйнаганнар. “Аулак өй-баттл”да да бар ул, тик анда йөзек урынына учыңа сорау язылган кәгазь салып китәләр. Аннары кунаклар һәм иптәшләрең алдында оятка калмас өчен, баш миенең бөтен буразналарын “сөреп” чыгарга туры килә.

Мондый ярыш-бәйрәм башкалабызның бишләп мәктәбендә бик күңелле, истә калырлык итеп узды. Гимназияләрнең ишеген ачып керүгә милли рух тоемлана: кызлар  укалы калфаклардан, егетләр чигүле түбәтәйләрдән. Сәхнәдә –  борынгы авыл өйләре күренешләре.

Һәр барган мәктәптән без талантлы балалар белән танышып, дуслашып кайтабыз. Менә 17нче гимназиядә  командасына җиңүне Наилә Шабаева китерде. Ул танылган шагыйрь Марс Шабаевның оныгы. Бабасының поэмасын үзе дә  күз яшьләренә чыланып, чын артистларча укыды. Ә инде 10нчы мәктәптә безне пародияләр остасы Руслан Әхмәтшин шаккатырды.

Һәр мәктәптә бар мондый талантлы балалар. Шунысы сөендерә дә. Халкыбыз моңнарын, күңел җәүһәрләрен  онытмаган яшьләребезгә, аларны оныттырмаган әти-әниләренә, укытучыларына зур рәхмәт. Башкалабызның 167нче мәктәбендә Фасыйховлар гаиләсеннән игез кыз белән егет баянда да уйнадылар, җырладылар да. Монда беркем дә оялып тормый. Ничек тә булса  үз командасына  өстәмә баллар  китерергә тырыша.

“Аулак өй-баттл” бик кызык һәм күңелле уза. Кайчан әле Нәҗибә апа Сафинаның моңлы итеп җырлавын һәм кубызда уйнавын ишетер идең?! Якутиядә зәмһәрир суыкта яшәп тә, туган телгә, моңнарыбызга күңел җылысын саклый алган шагыйрә Суфия Мостфина да мандолинада бик оста итеп уйный. Монда вакыт туктап калгандай. Һәркемнең башында  асылташлы калфаклар. Күлмәкләр дә Тукай замананыныкы кебек милли.

Бу ярышлар Казан чикләрен күптән үтеп, Апаска, Арча районына да барып җитте. Әле беркөнне генә Апас мәктәпләрен ду китереп, милли рух уятып кайткан булсак, апрель башларында Тукай туган якларга юл тоттык. Даны еракларга таралган Яңа Кенәр мәктәбендә безне урамда мич чыгарып, “колаклы” коймаклар пешереп каршы алдылар. Балалар “Мирас” төркеменә берләшеп көч сынашты шагыйрә апалары белән. Әйтергә кирәк сынатмадылар. Мәктәпнең директоры үзе игътибар белән карап, көч биреп утыргач, башкача була да алмыйдыр инде ул.

Районның Яңа Кырлай мәктәбе ишек төбендә үк нәни Апуш һәм Сәгъди абзый каршы алды. Җигүле атка утрып нәни Тукайның Кырлайга килгән чагын күрсәттеләр.

Аулак өйләр турында үткән заманда гына түгел, әле киләчәк заманда да сөйли алырбыз дип уйлыйбыз. Бу проект әле ел буе дәвам итәчәк. Хәтта күрше республикаларга чыгу да планда бар.

Йолдыз Шәрапова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*