Мичурин исемендәге күмәк хуҗалык Киров өлкәсендәге Малмыж районының иң алдынгы хуҗалыкларыннан исәпләнә. Югары Совет депутаты да булган Б.Г. Кузьмин
җитәкләгән, РФның атказанган агрономы И.Г.Гыйматдинов иген үстергән
хуҗалык элек тә алдынгылар сафында иде. Б.Г.Кузьминнан соң рәис итеп
куелган И.М.Егоровның хуҗалыкны шушы өстенлектән төшерми тотуында аның
зур тырышлыгы, яхшы белгеч һәм җитәкче булуы тора. Ә бит ул дәүләттән
ярдәм юк дәрәҗәсенә калган авыр заманнарда җитәкчелек итә башлый.
Юкка гына сайламыйлар
Юкка гына рәис итеп куймыйлар аны, үз белгечләре арасыннан тәҗрибә
туплаган, үзен уңай яктан күрсәткән иң килешле кандидатура була ул.
Балтач районы Дорга авылы егете кечкенәдән машина-трактор турында
хыялланып, 81нче елны Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, инженер
дипломына ия була. Яхшы билгеләргә генә укыган, сәләтле егетне
аспирантурага калырга да үгетләп карыйлар. «Кая ул тагын укып утыру,
авыл хуҗалыгында эшләргә ашкынып тордык», – ди ул. Шулай авыл эше өчен
дәртләнеп торуы гомерлеккә җиргә беректерә дә аны. Ике ел армия
хезмәтен үтәп кайткач, туган авылыннан 30 чакрым гына ераклыкта урнашкан
Киров өлкәсе җирлегенә кергән Мичурин исемендәге хуҗалыкка инженер булып
килә.
Ул вакытта Малмыж районында авыл хуҗалыгы ашлык ягыннан да,
техника ягыннан да көчле булуы да, белгечләрне җәлеп иткәндер. «Хәзер
безнең хәлләрне Татарстан белән чагыштырып булмый, без 1 литр сөткә
дәүләттән 92 тиен ярдәм алсак, аларда – 7 сум бирәләр. Ә электр
энергиясенә без 8 сумнан түлибез», – дип мисаллар китерә әңгәмәдәшем.
Иван Михайлович Мичурин исемендәге хуҗалыкка 37 ел гомерен багышлап,
шуның 13 елын җитәкчелек итә. Бу чорда ашлык складлары, заманча ындыр
табаклары, фермалар төзелә. Ел саен фермаларда ремонт ясала, соңгы
елларда ашлык складларының идәннәре бетоннан җәелгән, ике силос чокырын
бетонлаганнар.
Бүгенгесе
Хуҗалык рәисенең эш көне билгеләнгән сәгатьләр кысаларына гына сыеп
бетми, ул иртә таңнан кичке караңгыга кадәр көндәлек мәсәләләр буенча
йөгерә, алга таба максатлар куеп, аларны гамәлгә ашыру юлларын эзли.
Бүгенге көндә күмәк хуҗалыкта 2200 баш мөгезле эре терлек бар, аларның
730 башы – савым сыерлар. Симертүгә 300 үгез бозау куелган. Савым буенча
мичуринлылар районда икенче урында баралар. Бүгенге көнгә бер сыерга
6000 гә якын сөт савылган инде. Сыер итеп үстерүгә әзерләнгән 200 баш
тананың күпмесендер сатарга да исәпләре. Мичурин хуҗалыгыннан сатып
алынган таналардан яхшы сыерлар чыкканы тирә якларга мәгълүм. Нәсел
үрчетү хуҗалыгы исемен алмасалар да, бу эш аларда яхшы куелган. “Бездә
нибары бер генә зоотехник бар эшне алып бара. Ә нәсел эшен
рәсмиләштерергә тагын аерым белгеч кирәк”, – дип сөйли рәис, белгечләр
җитмәү проблемасына да кагылып.
Хуҗалыкта терлекчелек тармагы да рентабельле, кырчылыктан да шактый төшем алалар. Быел 2224 гектар мәйданда иген үстергәннәр. Урып-җыю инде азагына якынлашып килә. Уңдырышлык 30 центнерга якын. Аны инде бераз өлешен хезмәтчәннәргә дә биргәннәр, 1500 тонна сатарга әзерләп куйганнар. Терлеккә ашатырга сенаж да, печән дә җитәрлек хәстәрләнгән. Мул сөт җитештерү өчен катыш бөртек- леләр дә чәчкәннәр, алардан гына 2500 тонна – сенаж, 1500 тонна көнбагыштан силос салынган. 180 гектардан силоска кукуруз аласылары бар. Һәр терлек башына 22 берәмлек азык әзерләнгән инде. Урак белән беррәттән туңга да сөрәләр, көзге чәчү дә тәмамланып килә. Башка терлек азыгы янына саламын да
рулоннарга төреп әзерлиләр. Ул хезмәтчәннәргә өләшергә дә, мал астына
таратырга да кирәк булачак. Ә солы саламын башка азык белән миксерларда
ваклатып, болгатып ашаталар. Хуҗалык фермалары алты авылда урнашкан.
«Болай таралган булуы уңай түгел әлбәттә, аларны бер генә җиргә тупласак
та булыр иде. Икенче яктан, әле шул фермалар белән авылларны саклап
торабыз, кешегә эш урыннары булып тора», – дип сөйли ул. Авылларны
саклау – глобаль проб- лемасы да кайгырта аны.
Иван Михайловичның тырыш хезмәте күп мактауларга лаек. Алар арасыннан иң
югарылары: РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, Киров
өлкәсе авыл хуҗалыгының атказанган хезмәтчәне.
Хуҗалыкның чыгымнары да җитәрлек: ел саен машина-трактор паркын яңартып
торалар, быел да бер яңа трактор, чапкыч, чәчкеч алганнар, “сушилка”
эшләткәннәр. «Шушы көннәрдә генә хуҗалыкка алты тикшерү органы киләчәк.
Алар да нинди дә булса гаеп табып, штраф салу җаен эзли», – ди ул
чынбарлык турында. «Без авыл хуҗалыгында төпләнгән инде,
каешланган. Дәүләт кенә безнең якка борылса», – дип, киләчәккә якты өмет
белән яши хуҗалык рәисе.
Хуҗалык рәисенең нык терәге – аның гаиләсе
Ул әти-әнисенең улларының берсе һәм җир баласы. Уллары Русланны да алар
Люция ханым белән шулай тәрбияләгәннәр. Ул да туган җиренә береккән.
Күмәк хуҗалыкта 16 ел эшләп, тәҗрибә туплаган белгеч, әтисенең
ярдәмчесе, уң кулы да. Киров авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап,
хуҗалыкка экономист булып кайта. Моңарчы әтисе алып барган инженер эше
дә, хәзер күпчелек Русланга йөкләнгән, көн дә диярлек, ниндидер булса
йомыш артыннан йөрүдә, кирәк-яракны табуда. Иван Михайловичны тәмле ашлар әзерләп өендә көтеп торучы хатыны Люция ханым. «Тормышны яратучан ул, яхшы хатын, балаларның, оныкларның яраткан әнисе, әбисе. Йорт эшләрен ул алып бара инде. Өебезне җылытып, ямьләндереп торучы. Шундый уңган-булган хатыным белән 35 ел торабыз инде». Тормыш иптәше турындагы җылы сүзләре Иван әфәнденең бик хак.
Быел Люция ханым һәм Иван әфәнде Егоровлар парлы гомер бәйрәмнәрен һәм
Иван Михаил улының 60 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Беренче карашка
кырыс күренгән ире турында: “Бер генә тапкыр әйтә торган кеше булса да,
бик яхшы күңелле, юмарт кеше ул. Беркайчан да кешене хурламас”, – ди
Люция ханым, хатыны, балалары, оныклары өчен җан атып торган ире турында.
Люция Камил кызының бала чагының бәхетле мизгелләре яшел ябалдашлы тау
итәгендә урнашкан, искиткеч гүзәл табигатьле Чыпья авылында үткән.
Күпмилләтле авылда мәктәптә рус телендә укыталар. Булачак яры белән дә
беренче тапкыр шушы мәктәптә таныша. Иван Михайлович керәшен егете,
Доргада татар мәктәбендә 8нче сыйныфны тәмамлап, 9-10 класс-
ларны укырга Чыпья мәктәбенә килә. Ә мәхәббәт алар арасында әле
соңгарак кабына, берсе Чыпья сельхозтехникасына инженер булып, икенчесе
балалар бакчасына тәрбияче булып кайткач. Люция ханым Казан
педучилищесында тәрбияче белгечлеге ала. Ә инде алар өйләнешеп, Иске
Төшке авылында яши башлагач, берничә ел башлангыч сыйныфларны укытканнан
соң, балалар бакчасына тәрбияче булып килә. Лаеклы ялга кадәр үзен
яраткан эшенә багышлый ул.
“Әбика” түгел, мин – әби
Иске Төшке татар авылы булмаса да, монда читтән килеп яшәп калган
дистәләп татар гаиләсе бар. Мәктәптә русча укысалар да, Егоровларның
балалары Руслан белән Илүсә саф татар телендә сөйләшәләр. «Өйдә татарча
гына сөйләштек, бер русча сүз дә кертмәдек. Урамда уйнаганда да, күрше
тирәдәге балалар белән татарча сөйләшеп үстеләр», – дип сөйли әниләре.
Балаларын чын татар балалары итеп үстереп, оныкларым да татар җанлы
булсыннар иде дип тели ул. Оныклары да хәзер шәһәр балаларында модага
кергән “әбика” дип аңа дәшсәләр, мин – әби, дип төзәтә. Туган телне
бозмыйча, дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү күпчелек гаиләдән килә бит.
Егоровларның кызлары Илүсә Казан Федераль университетының көнчыгыш
телләре факультетын тәмамлый. Татарчаны да, төрекчә дә, инглизчә дә
камил белә. Югары юридик белеме дә бар. Хәзер гаиләсе белән Казан
шәһәрендә яшиләр. Балалар бакчасында инглиз теле укыта. Люция ханым
белән Иван әфәнденең өч оныклары – бетмәс куанычлары: Руслан белән
Рәмзиянеке – Әмир белән Тимур, Илүсә белән Ильясныкы – Азат. Әби белән
бабай янына балалар-оныклар да кайткач, тату гаилә яшәгән йорт тагын да
балкып, шау-гөр килеп тора.
Рәмзия ХӘКИМОВА.
Фотолар авторныкы һәм гаилә архивыннан алынган.