Нократ Аланында туып, Сасмак авылында гомер итүче Миңлегөл Рәхимулла кызы Сәүбәнова быел 60 яшен тутырды. Аның үткен зиһене, юмор хисен югалтмаган, тормышка шөкер итеп, күтәренке күңел белән яшәп, авылдашларының мәхәббәтен казанган ханымга карап, шаккатасың. Ирексездән «Сөбханалла, күзләр тия күрмәсен!» диясең.
Миңлегөл ханым турында күптән ишеткәнем булса да, моңа кадәр үзе белән аралашу насыйп булмады. “Мин үзем гап-гади авыл кешесе. Бер ягым белән дә авылдашларымнан аерылмыйм”, – дисә дә, аралаша торгач, аның кебек кешеләр янәшәбездә әллә ни күп очрамыйлар дигән фикергә килдем. Әйдәгез, бергә-бергә Миңлегөл ханымның тормыш йомгагын сүтә барыйк. Бик матур һәм ягымлы итеп татарча сөйләшә торган ханым, бик тиз күңел түренә кереп оялады.
Нократ Аланының 3нче номерлы мәктәбен тәмамлый. “Ул чорларда татарча сөйләшә дә белми идем, сеңлем. Тормыш өйрәтә икән ул. Тормышка чыккач, татарчасын да өйрәндем, балаларыбыз белән дә гел үз ана телебездә сөйләштек. Кызларым татарчаны яхшы беләләр”, – дип татар булуы белән горурланып һәм шул ук вакытта сөенеп тә алды Миңлегөл апа. Хатын-кыз кайда гына эшләсә дә аның төп вазыйфасы әни булуда дип уйлыйм мин. Ике кызына матур тәрбия биреп, укытып, алар шатлыгына сөенеп яши ул.
Миңлегөл ханымның яшьтән үк оештыру сәләте зур була. Шуңадыр инде, мөгаен, 10 ел комсомол секретаре булып эшли. 1988 елдан биш ел балалар бакчасы мөдире булып хезмәт куя.
Тормыш һәрьяклап сынап карый ханымны. Язмыштан узмыш юк диләр бит, икенче тапкыр тормышка чыга Миңлегөл апа. Матур гына тормыш иткәндә язмыш тагын бер кабат сынап карамакчы булыпмы, аңа яңадан зур сынау җибәрә. Тормыш иптәше бакыйлыкка күчеп, тормыш йөген тулаем аның җилкәсенә калдыра. “Мин авылдашларыма бик рәхмәтле”, – дигәндә күзләре ирексездән яшь белән тулды, ләкин авылдашларына чиксез рәхмәте күзләрендә дә, сүзләрендә дә чагыла иде. “Иремнең вафатыннан соң, авыл халкы мине ялгыз калдырмады. Барлык яктан да булыштылар. Ә инде минем күршеләрем кебек кешеләр дөнья йөзендә башка юктыр”, – дип аларны да мактап алды Миңлегөл апа. Бәлки ул үзе менә шундый яхшы кеше булганга күрә, Аллаһы Тәгалә аны яхшы кешеләр белән очраштыра торгандыр да инде.
Ә минем Миңлегөл ханымның хәзерге чорын, аның шундый актив кеше икәнлеген күрсәтәсем килә иде. Кемдер бәлки уйлар, кеше лаеклы ялга чыккач, өйдә генә утыра инде, дияргә мөмкин. Ә бу ханым бу сүзләр белән бер дә килешми: “Кеше ничә яшьтә булуына карамастан, гел хәрәкәтләнеп торырга тиеш. Үзеңнең күңелеңне генә күтәреп түгел, башкаларны да уятырга, аларны да яшьнәтергә кирәк”, – дигән фикердә ул. Аның үзалдына куйган максаты тормышка аша диярлек. Мәдәният йорты хезмәткәрлөре белән берлектә хатын-кызларны туплап, инде берничә ел буе спектакльләр куялар.
– Беренче куйган спектаклебез әле дә истә. “Әниләр һәм бәбиләр” дип атала иде. Аннан соң инде “Беренче мәхәббәт”, “Ике болыт” спектакльләре дөнья күрде.
Халык бик җылы итеп кабул итә аларның чыгышларын. 2019 елда “Ак калфак” утырышыннан Миңлегөл апа белән Гүзәлия Шәйхетдинованы театрларны сәхнәгә кую буенча мастер класска җи-бәрәләр.
– Монда үзешчәннәр арасыннан бары без генә бар идек. Күбесе режиссерлар иде. Ләкин мин бик күп кенә яңалыклар алып кайттым, тәҗрибә тупладым, күп кенә очрашуларда булырга туры килде. Алдагы вакытта театрларны сәхнәгә куйган очракларда алган белемнәрне кулланырмын дип уйлыйм. Үзләренең җирлекләрендә Ветераннар советы председателе итеп сайлап куйганнан соң да бик күп кенә эшләр оештыра ул. Монда да инде мәдәният хезмәткәрләре бе-лән берлектә комсомолның 100 еллыгына багышланган кичәдә, яңача корылган әкиятләрне сәхнәләштергәндә дә катнашалар. Кайда гына катнашсалар да беренче урынны алмыйча калмыйлар. Инде бу тормыш девизына әйләнгән кебек була.
– Апрель аенда спартакиада булды. Шуның беренче этабында беренче урынны алдык. Озакламый икенче этабы көтелә. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, монда да җиңү яуласак яхшы булыр иде, – дип теләген белдерде Миңлегөл апа (теләкләре тормышка ашсын иде дигән теләктә калабыз).
Алдагы вакытларда әле ветераннарның фестивальләре көтелә. Шуңа да әзерләнәләр икән. Монда алар Алла бирса ансамбль белән дә чыгыш ясаячаклар, вокал да, сүз осталыгын да тикшерәчәкләр. Күпне яулаган ветераннар бу бәйгедә дә сынатмаслар дип уйлыйбыз. Үзләренең эшләрен “Идел йорт” регионара театрлар фестиваленә дә җибәргәннәр.
Авыл язмышы, анда яшәүче кешеләргә барып тоташа. Шуңа күрә Миңлегөл ханым авыл белән аның кешеләрен аерым-аерым бүлеп карамый. Авыл кешеләрен хөрмәт иткәнгә, авылының киләчәге дә аны бик борчый. Авылның тормышын үзгәртүгә багышланган проектларда да бик теләп катнаша, кулыннан килгән кадәр булышырга тырыша. Үзенең бакчасы да бик матур чәчәкләргә күмелгән. Тормышында каршында килеп чыккан киртәләрне җиңеп алга атларга өйрәнгән ул. Бу сыйфатлары аның эшмәкәр булган елларда ныгый дисәк тә ялгыш булмас. 1993 елдан 2002 елга кадәр эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, 2004 елга кадәр колхозда экономист булып эшли. Авылдагы бер торак бина сатып алып, аны кибет итеп җитештерә. Бу кибетнең эшли башлавына да инде быел 15 ел булды. Халыкка күрсәткән хезмәтенә күрә хөрмәтен дә тоеп яши Миңлегөл ханым. Нократ Аланында 2014 һәм 2016 елларда эшмәкәрләр арасында булган конкурста да җиңү яулый. «Эшкуарлыкта уңыш» номинациясендә «Ел хатын-кызы-2018» өлкә конкурсы лауреаты дипломы белән дә бүләкләнә.
Бу ханым турында тагын әллә ниләр язарга булыр иде. Чынлап торып уйласаң, Миңлегөл ханым – ул серле, сихри бер сандык. Шул сандыкка ачкыч табып, ачкан кебек буласың. Ишеткәннәреңнән, күргәннәреңнән шатланып, сөенеп йөрисең. Тора-бара әле бу сандыкның тагын берничә яшерен бүлеме барлыгы ачыклана. Ә инде аның бу бүлемендә хыяллары, уй-фикерләре, яратуы, зирәклеге, эшчәнлеге һәм тагын бик күп сыйфатлары барлыгы ачыклана. Ә белеп булмый бит, хатын-кыз күңелен юкка гына серле сандык димиләр бит. Бәлки әле аның ачылмаган тартмалары да калгандыр. Ә инде алдагы вакытта Миңлегөл ханымның әле без белмәгән тагын бик күп матур сыйфатлары да ачылыр. Аның белән әңгәмәмнән соң гүзәллекне, нәфислекне, матурлыкны һәм шул ук вакытта тормышның кырыс җилләренә башын аска имичә атлый ала торган гүзәл зат күз алдыма килде. Сезне тормыш башка ачы җилләре белән сынамасын. Авылдашларыгызның терәге булып алга атларга язсын иде.
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.
Фото гаилә архивыннан.
“Дуслык” газетасы