tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә Идрис Туктарның «Урман бәйләме»н табигать кочагында өйрәнделәр
Удмуртиядә Идрис Туктарның «Урман бәйләме»н табигать кочагында өйрәнделәр

Удмуртиядә Идрис Туктарның «Урман бәйләме»н табигать кочагында өйрәнделәр

Бүгенге көндә без балаларның күп вакытлары компьютер артында узуы, урамда иптәшләре белән уйнамаулары турында еш сөйлибез. Мин үзем көннәр матур булганда дәресләрне, дәрестән тыш чараларны табигать кочагында уздырырга тырышам.

3 нче сыйныфта татар әдәбияты дәресендә Идрис Туктарның «Урман бәйләме» хикәясен өйрәндек. Андагы Нурия исемле кыз көз көне имәннең сары, кызыл, кызгылт яфраклар белән бизәлүен, имән астында төрле төстәге яфраклардан түшәлгән келәмне күрә. Без дә укучылар белән көзге урманга барып, яфраклардан бәйләм ясадык. Укучылар миләш, каен, шомырт, балан яфракларыннан ясалган бәйләмнәренә «Янгын», «Беләзек» дигән исемнәр бирде.

5 нче сыйныфта география дәресендә «Нәрсә ул рельеф?» дигән теманы өйрәнгәндә дә, укучылар белән табигатькә чыгарга булдык. Велосипедка утырып, Бугашур авылына геодезия пунктына бардык. Күпләрнең калкулыкта урнашкан һәм тирән чокыр белән әйләндереп алынган объектларны (ныклы нигездә металл өч аяк яки җирдә металл саплы тимер-бетон куб) күргәннәре бардыр. Аның ни өчен кирәклеген һәм әһәмиятен һәркем дә аңламый. Бу — геодезия пункты. Алар иң биек урыннарга урнаштырылган. Әлеге пунктлар безнең районда узган гасырның 70нче елларында урнаштырыла. Мондый пунктларның саны — 13.

Соңыннан Бугашур һәм Түбән Пажма авыллары арасында урнашкан геодезия пунктына сәяхәт кылдык. Бу — безнең җирлекнең иң югары ноктасы. Авыл аксакаллары сүзләре буенча, Гражданнар сугышы вакытында биредә күзәтү манарасы торган. Монда тирә-юнь дүрт яктан уч төбендәге кебек күренә.

Авылга элеккеге Павловка (Турпуз) авылы аша кайттык. Монда без Кедра Митрей абыйның хуҗалыгында үскән бердәнбер кедр агачын күрдек. Укучылар рельефны китап буенча гына түгел, ә табигатькә чыгып, кызыклы экскурсия аша өйрәнделәр.

География, биология, химия укытучылары белән берлектә узган дәрес тә бик эчтәлекле үтте. Бергәләп безнең зонада үскән агач­лар, үләннәр, гөмбәләр белән таныштык. Яшь химик­лар туфракның әчелеген тикшерделәр. География һәм биология укытучылары кайсы туфракка нинди ашламалар кулланырга кирәклеген аңлатты.

Көннәр матур торганда, барлык мәктәп укучылары белән күмердә пешкән бәрәңге көнен уздырдык. Ул көнне балалар татлы приз – карбызны да эзләп таптылар. Әлбәттә, әлеге чаралар укучылар күңелендә эзсез югалмас.

Мәрьям Арасланова, Юкамен районы Тегермәнле авылы

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*