tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл Сабантуйлары: тарихы һәм бүгенгесе
Авыл Сабантуйлары: тарихы һәм бүгенгесе

Авыл Сабантуйлары: тарихы һәм бүгенгесе

Мәшһүр дин әһеле, танылган тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Боларның берсе – милли тел, икенчесе – милли кием, өченчесе – милли гореф”,- дигән. Соңгысына, ягъни горефкә ул, әлбәттә инде, милли көрәшне дә керткән. Ул үзе дә батыр көрәшче булган бит.

Советлар заманында дин – телне, милли көрәш – Сабантуйлар татарны саклап кала. Милли көрәш Сабантуйның йөзек кашы булса, Сабан туе – татар милләтенең горурлыгы, ул 1100 ел элек тә булып, буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән зур тантаналы бәйрәм. Аның тарихы фаҗигале дә, кызыклы да, кызганыч та. Рус тарихчысы В.Н.Татищев язуынча, кенәз Владимирның улы Андрей Боголюб 1006 елда Болгар ханы кызына өйләнеп, Сабантуйда җиңеп чыгып, өч яшьлек иң яхшы айгырны үзе белән алып китә. Шулай итеп, Болгар дәүләтендә сугыш булмый кала. Димәк, элеккеге заманда Сабан туеның иҗтимагый-сәяси тормышта роле зур булган.

Сембер – Синбер җирләре Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы дәүләтләре составына кергән бит. Шуңа күрә Сабантуйлар безнең төбәктә гомер бакыеннан үткәрелгән. Сугыштан соңгы елларда милли бәйрәмебез язгы чәчү эшләре беткәч оештырыла. Анда трактористларга, терлекчеләргә, алдынгы сыер савучыларга котлап акчалата премияләр, истәлекле бүләкләр бирәләр. Кызганычка, хәзер колхозлар юк инде. Бүгенге Сабантуйда кем түли, шуның җырын җырлыйлар, дисәк тә, ялгыш булмас. Батырларны да аздырып бетерделәр. Кыскасы, милли бәйрәмебез шоуга әйләнеп бара…

Дөресен әйткәндә, авылларда көрәшерлек татар егетләре калмады да инде. Авылларыбызда битарафлык, милли көрәшкә карата битарафлык хөкем сөрә. Әгәр мәйданда башка милләт ир-егетләре безнекеләрне берәм-берәм җиңә башласа, алар миннән күпкә авыр һәм биек булсалар да, йөрәгем түзми, каным кыза башлый һәм мәйданга атлыгып, йөгереп чыгам. Үземне мәйдан батыры итеп санамасам да, төрле елларда, төрле авылларда бил алышкан көрәшчеләрнең исем-фамилияләрен санап китә алам. Аларның күбесе бакыйлыкка күчте инде, авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын, бу язмамның һәр җөмләсе, һәр хәрефе мәрхүмнәргә дога булып барсын.

Әй, гомер дигәннәре! Әй, бу замана! Тиз арада үтеп китә икән ул. Акланмаган хыяллар, көткән өметләр, үткәнне уйланулар кешене кайларга, кайсы гына якларга алып бармый да, үткән гомернең кайсы гына вакытына илтеп ташламый… Хәтер дигәне мине еракта калган 1969 елга, Татар Колмаеры авылы Сабан туена алып кайтты. Кызу җәй көне, эссе һава, аз гына да җил исми. Ир-егетләр зур чират торып көрәшкә языла. Һәр авылдан кимендә 7-8 көрәшче килгән. Без – гади авыл егетләре, бернинди секцияләргә дә йөрмәдек, ләкин Сабантуй алдыннан мәйдан тоткан өлкәннәр ике-өч атна дәвамында безне бил алышырга өйрәтә иде. Күбрәге аталары үзләренең улларын өйрәтте. Милли көрәш бәйгесе көне буена сузыла иде. Сусауны басарга теләүчеләргә чуваш кардәшләр квас сата, кызыл аракы да күп иде. Ул вакытта – армиягә кадәр мин бөтенләй эчми идем әле. Алдый алмыйм, армиядән соң көрәшергә эчеп чыккан чаклар да булды. Кем әйтмешли, эчәм дисәм – эшкә алмаслар, эчмәдем дисәм – ышанмаслар. Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны кичерсен, гафу итсен инде!

Үткән гасырның 70-80 нче елларында колхозлар ярдәме белән һәрбер татар авылында диярлек Сабантуйлар гөрләп узды. Көрәшүчеләр саны 100гә кадәр җиткәнгә, бил алышу көне буе бара иде. Шоферлар, трактористлар, терлекчеләр – барысы да көрәштеләр. Көрәш олимпия системасы буенча оештырылып, егылганнар чыга барды. Менә алар – Татар Колмаеры Сабан туеның көрәш мәйданында чирек финалда катнашучылар: Татар Колмаерыннан спорт мастеры Әмир Бильданов, Чуваш Колмаерыннан спорт мастеры Юрий Соколов, Татар Колмаерыннан «Чернов» кушаматлы таза гәүдәле ир-ат, Иске Кызылсудан Сәетгәрәй Фәйзуллов, Үрәннән Дамир Бадамшин, Чардаклыдан Марс Кузәхмәтов, Иске Үрәнбаштан Газимҗан Шакиров белән мин – Тәлгать Хөснетдинов. Бүген шушы сигез батыр ир-атның берсе – әлеге юллар авторы Тәлгать Хөснетдинов кына исән-сау, ә калганнары төрле елларда бакыйлыкка күчте. Аларның авыр туфраклары җиңел булсын.

Бүгенгедәй хәтеремдә: чирек финалда катнашу өчен шобага салыштык. Миңа – “Чернов” кушаматлы абзый, ә авылдашым Газимҗан Шакировка Әмир Бильданов белән бил алышырга туры килде. Әмир безнең Газимҗанның аягын ук чыгарды – җиңде, мин “Чернов”ны җиңеп, ярым финалга үттем. Ярым финалда мин Әмир белән көрәштем, ә Сәетгәрәй Фәйзуллов Юрий Соколов белән бил алышты. Әмир мине җиңде, ә Сәетгәрәй Юрийны җиңеп финалга чыкты. Финалда исә Әмир белән Сәетгәрәй көрәшеп, икесе дә төрле якка егылдылар. Әлбәттә инде, Колмаер ир-атлары Иске Кызылсу вәкилләре белән бәхәскә кереп, зур тавыш купты. Батырларыбызга яңадан көрәшергә туры килде. Дөрес, икенче алышта Әмир абый, колмаерлылар әйтмешли, ап-ару (чиста) күтәреп алып, алыптай гәүдәле (буе – 2 метрга якын) Сәетгәрәй абыйны җиргә бәрде. Җир, әйтерсең лә, тетрәнеп куйды. Халык “аһ” итте. Бәхәс бетте. Руслар әйтмешли, чистая победа! Кая анда безнең ишегә – ни буй, ни вес юк…  Эх, гомер, узды да китте бит… Элеккеге заманда авылларда нинди баһадир ирләр бар иде!

Сиксәненче еллар ахыры – туксанынчы еллар башында өлкә Сабантуйларын һәм милли көрәшне танылган спорт мастеры Искәндәр Шагаев оештыра иде. Һәрхәлдә, ул – милли бәйрәмне төп оештыручыларның берсе. Аны иң гадел көрәшче дип атасам, һич тә ялгышмам. 2001 елда Чардаклы бистәсе Сабан туенда без аның белән финалда очраштык. Ике тапкыр өчәр минут бил алыштык та, бергә-бер исәбе белән аерылыштык. Өченче тапкыр келәмгә чыккач, борынымнан кан китте һәм көндәшемнең кулын югары күтәрдем. Шулай итеп, ул җиңүче булып калды.

1989 елның өлкә Сабан туе аеруча хәтеремдә саклана. Анда финалда спорт мастеры Рәшит Алтынбаев белән Буа егете – спорт мастеры Рәшит Исхаков бик озак бил алышканнан соң, Р.Алтынбаев җиңде. Хәзер икесе дә гүр ияләре инде. Пәһлеваннарның урыннары җәннәттә булсын.

2009 елда Ульяновскида узган федераль Сабан туе беркайчан да онытылмас, мөгаен. Көне буе коеп яңгыр яуды. Көрәшчеләр келәмдә түгел, җирдә, чирәм өстендә көрәшергә мәҗбүр булды. Татарстанның Балык Бистәсе районыннан яшь һәм батыр егет Фәнис Заббаровны аяк тыгып еккач, түзеп тора алмадым, йөгереп чыгып, Фәнис, тор инде, ул сине хәрәмләп (аяк тыгып) екты бит, дип тавыш куптардым. Шуннан соң Фәнисне кулыннан тартып торгызып, яңадан көрәшергә мәҗбүр иттек. Озак та үтмәде, егет, аягым каймыкты, дип Фәниснең кулын күтәрде. Фәнис Заббаров машиналы булды. Чын дөресе шул! Фәнисне һич тә түбәнсетергә теләмим, чын дөресен генә яздым.

Фәнис Заббаров – көчле көрәшче һәм булдыклы җитәкче ул. Милли көрәшне үстерүдә аның роле әйтеп бетергесез зур. Егерме еллар тирәсе күп район һәм авылларда абсолют батыр булып калды. 2004 елда Иске Кызылсу авылы Сабан туенда ул мине финалда җиңгәч, үзен мәйдан әйләнәсендә күтәреп йөрткән идем. Мин аңа кадәр Зур Үрәнбаш Сабантуйларында өч ел рәттән батыр булып калдым.

1991 елгы Сабан туе алдыннан егерме ел элек үлгән әтиемне төшемдә күрдем. “Улым, син тагын җиде кеше белән көрәшерсең. Шуларның алтысы безнең милләттән. Ә соңгысы бик таза, муенында алтын тәре булыр, аны күтәреп ала алмассың инде. Син аны янбаш аша ыргыт, тик сүзеңдә тор”,- дип әйтте дә, күздән югалды. Шул елны без әнкәйгә йорт салдык. Өйләр төзүче абыйлары янына әрмән егете – олпат гәүдәле спорт мастеры Эдуард Вартанян килгән иде. Хәзер ул Радищевода яши, дип ишеттем. Иске Кулаткы Сабан туенда батыр булып калган иде. Менә шул Эдуард өлкә Сабан туенда келәмгә чыккан һәр татарны алып кына бәрә бит. Аягында – борцовкалар, муенында – бармак калынлыгындагы алтын тәре. Финалда мәйдан уртасында аның белән икәү генә калдык. Күпме генә тырышсам да, егетне күтәреп алып булмый гына бит. Авырлыгы – 126 кг. Янбаш аша алып ташладым. Шуннан соң алтын чылбыры өзелеп, тәресе җиргә төште. Тәкәне алып кайттым, тик сүземдә тормыйча, сатып җибәрдем – өй салып бетерергә акча кирәк иде. Сарыкны чалып, итен авылдашларга, ятимнәргә өләшермен, дип уйлаган идем бит. Шуннан соң әтием тагын төшемә керде. Әй, балам, мине дә, үзеңне дә харап иттең, ник сүзеңдә тормадың соң, хуҗабыз сиңа бик нык ачуланды, бүтән җиңә алмассың инде, диде. Дөрестән дә, шуннан соң һәр елны икенче урынны гына ала башладым. Ә бит өч ел рәттән беренче урынны биргән иделәр.

Әлбәттә инде, ул елларда Татар Колмаеры, Папау, Ертуган, Абдулла, Иске Кызылсу, Үрән, Үрәнбаш авылларындагы Сабантуйларда ат чабышлары да була иде. Иске Кызылсу – Татурайкино авылыннан атлар фанаты Ханәф абзый (урыны җәннәттә булсын) беренче булып давылдай мәйданга килеп керә иде. Зур Үрәнбаштан шулай ук “ат җене суккан” Әзгать Файзуллов һәр елны диярлек чабышларда катнашты. Кызганычка, 1991 елгы Сабантуй аның өчен фаҗигале тәмамланды – беренче булып килгәндә, аты йомран оясына батып егылды. Әзгатьнең шартлап аяклары сынды. Ул байтак еллар авырып ятты һәм фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Зур Үрәнбаш Сабан туенда Рәшит абый Рязаповның аягы тез башыннан сынып, инвалид булып таяк белән йөрергә калды.

Хәзер колхоз атлары юк инде. Сабантуйларны да эшмәкәрләр, фермерлар ярдәмендә уздыралар. Тик, шулай да, милләт җанлы ат сөючеләр бар әле. Ертуган авылыннан Сулеймановны телгә алып үтәр идем. Олы яшьтә булуына карамастан, ел саен диярлек ярышларда катнаша. Ул – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нурия Сулейманованың хәләл җефете. Аллаһы Тәгалә изге эшләрендә үзләренә ярдәм бирсен.

Әйе, Сабантуйлар очрашу, кавышулар урыны да бит әле. Егетләр һәм кызлар сөйгән ярларын мәйданда табып кавышалар. Ерак җирләргә бәхет эзләп киткәннәр туган якларын – авылларын сагынып кайта…

Эх, гомер, гомер! Нигә соң син бик кыска, шулай тиз үтеп китәсең?! Онытылса да кайберәүләр, ярату бетми икән, бу дөньяны аңлау өчен бер гомер җитми икән!

Әллә нинди батыр көрәшче кебек, күптән үлеп беткән көрәшчеләрне тасвирлаган, алар хәзер шаһит була алмый шул инде, дияргә, зинһар, ашыкмагыз, дуслар. Таныш белешләрем мине, “ходячая энциклопедия”, дип йөртәләр. Кайчан, кайда, ничәнче елда узган Сабантуйларның төп батырларын гына түгел, һәр катнашучыны диярлек хәтерлим. Аларны санап чыгуы гына да ни тора! Бөек исемнәр, чын баһадирлар алар! Күбесе спорт мастерлары. Авыл көрәшчеләре, курыкмагыз, көрәшкә битараф булмагыз! Алар да безнең кебек үк кешеләр бит. Гел җиңеп кенә баралмыйлар, җиңеләләр дә. Төрле авыллар Сабантуйларында барысы белән дә диярлек очраштым. Менә алар – Сергей Павлик, Денис Сетнеров, Фәнис Заббаров, Искәндәр Шагаев, Рәшит Низамов, Алексей Михайлов, Айрат Вәлиуллов. Соңгы икесен хәтта берәр тапкыр җиңү бәхетенә дә ирештем.

Чардаклы районы Үрән авылының яшь, талантлы, өметле көрәшчесе Рөстәм Карипов (ерак туганымның улы ул) турында җылы сүзләр әйтеп үтәсем килә. Әлеге сүзләр аңа дога булып барсын. Ул авылның киләчәге, яме, горурлыгы иде. Секция ачып, егетләрне көрәш серләренә өйрәтте. Спорт мастеры исемен алырга өлгерде. Туганымның изге эшен лаеклы рәвештә дәвам итүчеләр булуына чиксез шатланам.

Без – мөселманнар, барыбыз да бер-беребезгә туганнар. Адәм атабыз белән Һава анабызның балалары. Мөэмин-мөселман булып тудык, Аллаһы Раббыбыз яхшы гамәлләр кылып, үзебездән соң матур алмаш калдырып, татар-мөселман булып бакыйлыкка күчәргә насыйп итсен.

Тәлгать ХӨСНЕТДИНОВ,

Иске Майна эшчеләр бистәсе.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*