tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл тарихы – милләт тарихы
Авыл тарихы – милләт тарихы

Авыл тарихы – милләт тарихы

Кеше язмышы кебек үк, ул яши торган һәр авының, һәр шәһәрнең үз тарихы бар. Киров өлкәсе Малмыж районының Иске Йөрек авылы тарихы бигрәк тә үзенчәлекле.

Иске Йөрек авылының барлыкка килүе турында беркайда да тулы язма мәгълүматлар юк. 1998 елның ахырында “Киров өлкәсенең административ – территориаль төзелеше” чыкты. Шуннан алынган мәгълүматларга караганда,  Иске Йөрек – Малмыж районында иң өлкән авыл. Аңа 1400 елларда нигез салынган. Урнашканчы авыл урынын шактый вакытлар йөреп – йөреп әзләп тапканга аңа Йөрек дип исем биргәннәр дер, дип фараз итә авыл аксакаллары. Кечкенә елгасына авыл исеме бирелгән. Аңа югарыдан агып төшеп кушылган ике инеш авылны өч өлешкә бүлә.

Каюм, Камай, Камыш исемле марилар, монгол яуларыннан качып килеп, чишмәле елганың уң як ярына урнашкан. Риваятьләргә караганда, аларның берсе шадра булган. Шул сәбәпле, халык авылның бу ягын «Шадыр як» дип атый башлый. Соңрак елганың сул як ярына татарлар килеп урнаша. Ике милләт халкы үзара тату гына яшәсәләр дә, тора-бара татарлар белән марилар арасында еш кына каршылыклар килеп чыга.  Татарлар аларга зур чишмәдән су алдырмый башлый. Марилар урман эчендәге кечкенә инештән ургып чыккан яңа чишмә табалар . Аны Камай таба, һәм марилар суны шуннан ала башлый. Бүген дә әле бу чишмә “Камай чишмәе” дип йөртелә.

Авыл бае Гыйзәтулла

Елдан-ел авыл зурая, халкы арта, йортлар күбәя бара. Гомүмән авыл бик тыгыз урнаша. XIX гасыр урталарында Иске Йөрек халкы сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Сәүдәгәрләр арасында ярлы крестьян гаиләсеннән чыккан Гыйззәтулла Хәмидулла улы аеруча аерылып торган. Аның төп шөгыле – авыллардан йомырка җыю һәм аны чит илләргә сатып җибәрү. Халыктан җыйган йомырканы су юлы белән  Алабугага, тимер юл станциясе Шәмәрдәнгә озаталар. Казаннан поезд белән Германиягә, Франциягә, су юллары белән Англиягә, Америкага һәм башка Европа илләренә җибәрәләр. Ул илләрдә, пристаньнарда, станцияләрдә сәүдәгәрнең үз вәкилләре була.

Йомырка җыеп сату Гыйзәтулла Хәмидуллинга бик зур табыш китерә. Ләкин һәр поход та уңышлы гына булмый. Мәсәлән, Америкага бара торган бер пороходы көчле дулкынга эләгә, йомырка тутырган әрҗәләр тәгәрәп, зур югалтуларга дучар була. Сәүдәгәрнең Малмыжда такта яру заводы да була. Заводның төп максаты – йомырка тутыру өчен махсус әрҗәләр һәм стружка ясау.

Авыл сәүдәгәре кешегә бик мәрхәмәтле була. Бер уңышлы сәүдәдән соң зиратның өч ягын таш койма белән әйләндереп алалар, бөтен чыгымнарны үз өстенә ала. Гыйзәтулла бай 1916 елны Иске Йөректә вафат була. Мәрхүм авыл зиратында күмелгән.

Бер авылда ике мәчет

XIX гасыр урталарында нәкъ авыл үзәгендә, ике елга арасында мәчет салына. Аның белән янәшә дин сабагы укыту өчен мәдрәсә дә салып куялар. Авыл халкы өчен бу бик зур вакыйга була. Мәчет каршына янгын сүндерү өчен кирәкле җиһазлар саклый торган лапас та салына. Җәй көннәрендә анда атлы каравыл оештырылуы мәгълүм.

Авыл зурая бара мәчеткә йөрүчеләр дә артканнан–арта бара. Бер мәчеткә генә сыймый башлыйлар, аннан елганың аргы ягыннан йөрүчеләргә ерак та була. Шуңа күрә елга буена ук 1891 елда икенче мәхәллә өчен агачтан тагын бер мәчет салына. Шулай ук анда салынган мәдрәсәдә дә балаларга дин сабагы укытыла.

Дүрт гыйлем учагы

1915-16 уку елында Иске Йөрек авылында да дини гыйлем белән беррәттән дөньяви белемгә дә нигез салалар. Малайлар өчен беренче мәктәпне Йөрекнең йомырка короле Гыйззәтулла абый Хәмидуллинның бертуган абыйсының малае, алдыңгы карашлы Хәбибрахман абый Сафиулла улы ачып җибәрә.

Чишмә башындагы малайлар мәктәбенең беренче укытучысы, муллалар әзерли торган атаклы мәдрәсәсе булган Түнтәр мулласы Габделәхәт Ишморат улы Динмөхәммәтов була. Ул елларда Түнтәр авылы Малмыж өязенә керә. Ир балалардан калышмыйча Хәбибрахман абый тырышлыгы һәм зур ярдәме белән 1916-17 уку елында кыз балалар өчен дә дөньяви мәктәп ачыла. Аның беренче укытучысы Рокыя апа Мансурова була.

Шулай итеп революциягә кадәр Иске Йөрек авылында дүрт гыйлем учагы була: «таш мәдрәсә», «аргы як мәдрәсә», «русско-татарская школа» һәм кызлар мәктәбе.

Янгыннар

1919, 1921, 1933 елларда Йөрек авылында көчле янгыннар була. 1919 елның 21 маенда булган янгында 196 хуҗалык янып бетә, шулай ук олы урамдагы мәчет белән мәдрәсә дә (бу вакытта инде ул мәктәп бинасы була) кара күмергә әйләнә. Янгын исә мәчет янәшәсендәге йортның печәнлегеннән чыга: балалар сугыш вакытыннан калган патрон белән уйнаганда дары шартлый. Йортсыз-җирсез калган кешеләрнең бер өлеше дүрт чакрым ераклыктагы урман эчендәге аланда яңа авылга нигез сала.

1921 елдагы янгыннан соң йортсыз калган кешеләрнең бер өлеше элекке афәттән күчеп утырганнар янына урнаша. Яңа авылны башта Төплек (йортлар салырга агачларны кискәннән соң бик күп төпләр утырып калганга шулай дип йөртәләр) дип атыйлар. Тора-бара бу авылга Яңа Йөрек дип исем бирәләр. Яңа Йөрек барлыкка килгәннән соң Йөрек авылы Иске Йөреккә әверелә.

1919 елда яңа уку елы башланганчы авыл халкының тырышлыгы белән Үҗәл авылыннан зуррак бер йорт алып кайтып, аны күпердән өске якка, су буена мәктәп итеп салып куялар.

1919 елда мәчет янганнан соң, авыл ир-атлары гыйбадәт кылырга икенче мәхәллә мәчетенә йөриләр. Шул ук вакытта авыл халкының үз көче белән таштан зур гына яңа мәчет төзелә башлый. Аны төзүдә, таш ташуда бөтен авыл халкы катнаша. 1923 елны мәчет төзелеп бетә, ае да куела.

1931 елның көзендә Малмыж җи­дееллык татар мәктәбенең 5-7 класслары Йөреккә күчерелә. Малмыждагы «Кече милләтләр техникумы» бинасын да авылыбызга күчереп салалар. 1933 елның җәендә авылда янәдән көчле янгын була, мәктәпнең торак-йортлары янып бетә. 1934-1935 елгы уку елын балалар тиз арада төзелгән яңа мәктәптә каршылый. Ә мәктәпнең 1983 елда ачылган яңа бинасына нигез салыр өчен 20 ел чамасы көрәшергә туры килә.

Авылның олы шәхесе

Мөнир Әһлиев – РФнең атказанган укытучысы, төбәкне өйрәнүче. 1964 елны Иске Йөрек мәктәбендә тарих укыта башлагач, аны туган авылының үткәне белән танышу зур кызыксыну уята. Авылның өлкән буын кешеләреннән сораштырып байтак бай материал туплый. Ул материалларны үз эчендә генә бикләп калдырасы килми аның. Мөнир Әһлиевнең туган авылының тарихын алдагы буыннарга да мирас итеп калдыру теләге туа.

Инде бу теләге хыял булып гына була дип кала дигәндә, Малмыж шәһәрендә яшәүче, киң күңелле, татарның татарлыгын саклап калу өчен бөтен көчен биргән Рәшит улы Ринат Әсхәтҗанов: “Мөнир абый, язган  әйберләрен әрәм булып ятмасын, материалларыңны тупла, китап итеп бастырырга үзем ярдәм итәм”, – дип тәкъдим ясады.

Шулай итеп, 2014 елда Мөнир Әһлиевнең “Даның мәңгегә югалмасын, туган авылым минем!” дигән китабы басылып чыга. Әлеге китапны кулга алгач, авторның ерак тарих битләреннән үк килүче шулкадәр бай мәгълүматны туплый алып, халыкка бәян итә алуына сокланып куясың.

Иске Йөрек авылы тарихы кайда саклана?

Үткәннәрне белмичә, киләчәккә бару түгел, аны күзаллау да кыен. Һәр яңа буында туган ягы, аның тарихы белән кызыксынучы кешеләр күп була. Үзенең нәсел-нәсәбе, шушы авылда яшәгән кешеләр нинди эшләр белән шөгыльләнгәннәр, нинди хезмәттә дан тотканнар, бу якларга кемнәр беренче булып урнашкан, һәм башкасы. Шуңа да истәлекләрне, тарихны саклаучы музейлар гаять зур әһәмияткә ия.

Иске Йөрек авылында да бик бай музей бар. Бу музейга килгән кунаклар да сокланып китәләр. Авыл музее булдыру ниятен шушы авылдагы “Зерновой” колхозы рәисе Рашид Гафиулла улы Хәлиуллин белдерә. 2020 елның февраль аенда ул, күмәк хуҗалык правлениесы җыелгач, колхозның иске контора бинасында музей оештыру тәкъдиме белән чыга. Бу фикерне барысы да хуплап ала.

Алия Нәбиуллина, “Татарлар” газетасыннан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*