Эшмәкәрләрнең бер төркеме авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында фикер алышты. Биредә сүз крестьян фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары һәм шәхси хуҗалыклар эшчәнлеге хакында бара. Очрашуны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ачты. Ул кунакларны республикада кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше, аларга дәүләт ярдәме, грантлар бирү системасы белән таныштырды.
Узган ел 216 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Шуның 18 млрд сумы фермерларныкы. Россия төбәкләреннән килүчеләр Татарстанда фермерлар, гаилә фермаларының тәҗрибәсен ачык мисаллар аша өйрәнде. Алар алдында эше уңышлы баручы эшмәкәрләр чыгыш ясады.

Биектау районы Торнаяз авылында яшәүче Ленар Латыйпов сыер һәм бозауларын роботлар ярдәмендә тәрбияли. Бездән дә яхшырак карыйлар, ди. Үз эшеңне ничек җәелдерү серләре, проблемалары белән дә яшерми уртаклашты.
Әтнә районы эшмәкәре Илсөяр Абдуллаҗанова ире белән бергә инде 20 ел авыл халкын көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итә, камыр ризыклары да пешерәләр. Авыл җирендә эшмәкәрлек уңышлы булсын өчен, халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә һәм ышанычын яуларга кирәк, ди Илсөяр Абдуллаҗанова.

Бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумында Омск өлкәсеннән дә милләттәшләребез катнаша. Айдар Кучуков андагы Үләнкүл авылыннан. Җыенга дүрт туган килгәннәр. Эшмәкәрлеккә барысы бергә өч ел элек алынганнар. Хәзер 130 баш савым сыерлары, 170 баш мөгезле эре терлек, 20 баш атлары бар. 300 г җирдә яшел үлән чәчәләр, 400 г мәйданда печән әзерлиләр.
Фермерлар, алдан сүз куешкандай, авылларда эшмәкәрлекне үстерү генә түгел, саклап калу да мөһим, диләр. Моның өчен аны мирас итеп балаларга тапшырырга кирәк. Моңа да мисаллар шактый булды.
Чыгыш ясаган эшмәкәрләр балаларын ничек итеп үз эшләренә тартуларын сөйләде. Көтү көтәргә дә чыгаралар, керемнәрне-чыгымнарны санап, акча эшләргә дә өйрәтәләр. Бизнес гаилә ныклыгын, тырышлыкны ярата, ди тәҗрибәле авыл хезмәтчәннәре.

