tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату, кооперация мәсьәләләре
Авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату, кооперация мәсьәләләре

Авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату, кооперация мәсьәләләре

Бүген Казанда VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланып китте. Программа кысаларында эшмәкәрләр 4 дискуссион мәйданчыкка бүленеп фикер алыштылар.

“Авылда җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату, кооперация мәсьәләләре” дип исемләнгән дискуссион мәйданчык Казан кооператив институтында узды.

Чараның төп өлеше башланганчы килгән кунакларны институтның  Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлеге, биредәге экспонатлар белән таныштырдылар, экскурсия оештырдылар. Соңынна чараның рәсми өлеше дә башланып китте. Биредә делегатлар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге башлыгы Ильнур Хәбибуллин, “Татарстан Республикасы гарантия фонды” директоры урынбасары Рәсим Усманов, Россия кооперация университеты ректоры Артур Максаев, Татарстан «Милли сәүдә маркасы» директоры Илсур Сафиуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин, Яшел Үзән кулланучылар җәмгыяте кооперативы рәисе Али Сөләйманов, «Аграр» яшьләр берлеге рәисе Диләрә Шувалова чыгыш ясадылар. Дискуссион мәйданчыкның  модераторы Казан кооператив институты ректоры, профессор Алсу Нәбиева булды.

Чара Казан кооператив институты һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты арасында үзара хезмәттәшлек итү буенча килешүгә кул кую тантанасы белән тәмамланды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*