Социаль челтәрләрдә биргән вәгъдәбезне үтәп, бүген сезнең игътибарга, кадерле укучыларыбыз, 4-10 сентябрьдә Себер якларында булып үткән VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыенында катнашкан авылдаш якташларыбызның ерак сәфәрдән алып кайткан уй-фикерләрен тәкъдим итәбез. Зур Рбишчадан Харис хаҗи Хакимов һәм К.Октябрь районы баш имамы Харис хәзрәт Исмаилов шул уңайдан бездә, “Туган як”та кунакта булдылар һәм алар белән ипләп кенә әңгәмә кордык.
Омск белән Сверловск өлкәләрендә узган крайны өйрәнүләр форумында катнашканыбыз өчен, беренче чиратта, Сергачтагы “Татар милли үзәге”нә, шулай ук һәм һәрвакыттагыча, Бөтендөнья татар конгрессына, шушы конгресс каршында эшләп килгән Бөтендөнья төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе шәхсән Альберт Бухаровка олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Беренчесе безне шушы файдалы чарага юллады, икенчеләре әлеге атналык җыенны югары дәрәҗәдә оештырды, ә Альберт Әхмәтҗан улы чал тарихыбызны тирәнтен белгәнгә күрә, күп нәрсәгә күзебезне ачты, бай тәҗрибәсе белән уртаклашты, – дип сөйли башлады Харис Мигъдәт улы. – Ул үзе Чиләбе татары, профессиональ һөнәре буенча тарихчы һәм археолог. Татар тарихын өйрәнүдәге казанышлары өчен Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исемен йөртә, тарих фәннәре кандидаты булып тора. Аның төп девизы – татар яшәгән һәр җир – минем өчен Ватан. Шундый дәрәҗәле кешеләр белән якыннан танышу, эшлекле элемтә тоту – минем өчен зур горурлык һәм бәхет, – дип белдерде Харис хаҗи.
Без, Идел буе төбәкләреннән җыелган 52 кеше, Казаннан Себергә тимер юлы буенча махсус вагонда бардык һәм юл буе яңа танышлар тупладык, күп мәгълүмат алдык, кызыклы әңгәмәләр кордык, үзебез белән таныштырдык, горурланып туган төбәгебез, аның күренекле кешеләре турында сөйләдек, билгеле, тарихына да кагылып үттек, шул хакта үз версияләребезне дәлилләдек. Бер сәгать эчендә вагонда шундый иптәшләрчә атмосфера урнашты, әйтерсең лә, без барыбыз да күптәнге танышлар. Юлның озынлыгы күзгә дә күренмәде, чөнки безне, крайны өйрәнүчеләрне һәм тарих белән кызыксынучыларны, уртак тема нык бәйләде. Монда шуны ассызыклап үтәсе кирәк, әлеге җылы аралашуны, бер-беребез белән танышуны адашым Харис хаҗи башлап җибәрде һәм аның идеясен башкалар да күтәреп алды, хәтта хөрмәтле Фәүзия ханым Бәйрәмова да бик теләп әлеге үзара аралашуга ныклап кушылды.
Омск шәһәрендә безне аеруча җылы каршы алдылар, шәп кунакханәгә урнаштырдылар. Аннары салмак кына безгә Урал һәм Себер регионнарыннан килгән фикердәш милләттәшләребез кушыла башлады. Шулай итеп форум делегатларының саны Россиянең 22 төбәгеннән 120 кешегә кадәр җитте.
Беренче 5 сентябрь көнебез Омск буенча экскурсия белән башланды. Шәһәрнең тарихи урыннарын, истәлекле биналарын карап йөрдек. Өлкә үзәгенең крепостендә, музеенда булдык. Әлбәттә, “Халыклар дуслыгы” йортының эшчәнлеге белән таныштык. Бу бинада уртача 15 милләт вәкилләре өчен үз телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау максатыннан бар уңайлыклар тудырылган. Кызганыч, безнең төбәктә генә шундый йорт юк, янәсе, татарлар яшәгән сан ягыннан безнең күрсәткечләр андагы белән бер нисбәттәрәк булса да. Мәсәлән, 2010 елдагы җанисәп нәтиҗәләреннән абайлап алганыбызча, Омск өлкәсендә 41 мең 870 татар яши дип күрсәтелгән. Андагы милләттәшләребез руслардан, казахлардан, украинлылардан һәм немецлардан кала, сан буенча бишенче урынны били, гомуми халыкның 2,2 процентын тәшкил итә, – дип сөйләде Харис хәзрәт.
Себер якларындагы төбәк үзәкләрендә бик матур мәчетләр бар, шул исәптә Омск шәһәрендә дә. Аңа кереп чыгу мөмкинлеге булдымы?
Әлбәттә, делегатлар арасыннан хак динебезгә олы хөрмәт белән караучылардан тупланган бер төркем ир-атлар безнең имам Харис хәзрәт җитәкчелегендә хәтта шунда намаз да укып чыкты.
Адашымның әйткәннәрен тулыландырып, тагын шуны билгеләп үтәсем килә – Омскның крепосте, музее һәм “Дуслык йорты” булсын, һәр җирдә татар эзе күренә. Форумның беренче эш көнендә дүрт тема буенча секцион утырышлар булып үтте. Без крайны өйрәнүчеләр утырышында катнаштык, чыгыш ясадык һәм соңыннан икебез дә Рәхмәт хатлары белән бүләкләндек. Әмма ләкин “Дуслык йорты”ның эшчәнлегенә тукталганда, халыкара дуслыкны ныгытуда аның ролен билгеләп үтәсе иде. Биредә һәр милләтнең зур бәйрәмнәрен бергәләп оештыралар һәм уздыралар икән. Шуның нәтиҗәсендә, алар бер-берләренең гореф-гадәтләре белән танышалар, милли мәдәниятен өйрәнәләр, гадәти көнкүрешләре белән кызыксыналар һәм, ахыр чиктә урта, өлкән буын арасында гына түгел, ә төрле милләт яшьләре мохитендә дә үзара дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Нәкъ менә шул “Дуслык йорты”нда, нәкъ менә биредә шөгыльләнүче төрле милләтнең иҗат төркемнәре үзешчәннәре безгә бик матур концерт бирде. Югыйсә, өлкәбездәге бар иҗтимагый оешмаларыбызның көчләрен бергә туплап, бездә дә милләтләрне берләштергән шундый “Халыклар дуслыгы йорты” булдырасы иде. Яшьләребез өлкә үзәгенә китеп барганда, бу бүген аеруча да актуаль мәсьәлә, – дип ассызыклады хаҗи кунагыбыз.
Себер якларында тагын кайларда булып өлгердегез?
Икенче көнне, ягъни 6 сентябрьдә, шушы регионда яшәүче татарлар турында чыккан китапларны безгә тәкъдим иттеләр, Форум делегатларының пленар утырышы узды, секция җитәкчеләре исәп-хисап тотты һәм йомгак документлар кабул ителде, тантаналы төшке ашта сыйландык һәм иҗтимагый, крайны өйрәнү эшлеклеләре, галимнәр белән очрашканнан соң, матур Иртыш елгасы ярлары буйлап йөрдек тә, икенче көнне Зур елга (Большереченский) районына юл тоттык. Биредә Үләнкүл исемле татар авылындагы мәктәп белән таныштык, музеен карадык. Гомумән, бу якларда музейларга зур игътибар бирелә булса кирәк, чөнки һәркайсы сокланырлык, югары зәвык белән төзелгән, һәр экспонат матур итеп урнаштырылган. 370 еллык тарихы булган әлеге авылда 600 кеше яши, Муса Җәлил исемен йөрткән мәктәптә 80 бала белем ала, татар теле фән буларак укытыла, – дип белдерде Харис хәзрәт.
Әйтергә кирәк, авыл халкы белән дә очрашып аралаштык, Муса Җәлил һәм сугыш корбаннары һәйкәлләренә чәчәкләр салдык, җирле клуб белән мәчеткә дә кереп чыктык, ә иң кызыгы – биредәге дин кардәшләребезнең элекке көнкүреше белән “Себер татары утары”нда таныштык, – дип тулыландырды адашын Харис хаҗи.
Көннең икенче яртысында шул ук районда урнашкан Каракүл авылына барып чыктык. Омск өлкәсендә барлыгы илледән артык татар авылы бар һәм соңгы вакытта шулардан иң яңгырашлысы Каракүл авылы булды, чөнки яз башындагы зур янгын әлеге торак пунктын яртылаш юк иткән иде, шул сәбәпле ерактагы якын кайбер милләттәшләребез бөтенләй йортсыз-нисез кала. Татарстан, Омск хөкүмәте, чит илдә яшәүче авылдашлары ярдәмендә аларның һәркайсына җәй айларында йорт төзеп биргәннәр. Шунда алма бакчасы аллеясенә тантаналы рәвештә нигез салу чарасында катнаштык, хәзрәтебез, хәтем-догасын кылып, Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән беренче алма агачын утыртты. Өй туйлары белән бергә, авылның 360 еллык юбилеена багышланган чаралардан да бәйрәм өлеше алдык, шул уңайдан Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән җирле һәвәскәрләр концертын саф һавада карадык. Берсе кызганыч, Себердәге табигый газ белән бөтен дөнья файдаланган заманда биредәге авыллар утын ягып җәфа чигәргә мәҗбүр, – дип сөйләде Харис Мигъдәт улы.
Безнең карашка, Себер татарлары әле үткән гасырның 70 нче елларында яши кебек. Ә мәчетләрен безнекеләр белән чагыштырганда, күк белән җир арасы. Бу районда татарлар сан буенча (3034 кеше) икенче урында. Ә менә 8 сентябрь көнендә булган Тара районында милләттәшләребез 3600 кеше белән дүртенче урынны били. Әлбәттә, Тара шәһәре буенча да экскурсия кылдык, концерт карадык, сәүдәгәр Айтыкинның тарихи йорты хәйран калырлык сакланган.
Омск өлкәсендәге милләттәшләребезнең көнкүрешләре белән танышып чыкканнан соң, Нижгар төбәгенә килеп төпләнгән борынгы бабаларыбызга мең рәхмәтләр белдереп, аларның якты рухына хәтем-дога кылдык та, кабат поезд белән махсус вагонда Свердловск өлкәсенә китеп бардык. Озын юл кыска күренсен өчен, биредә дә Харис хаҗи беренчеләрдән булып сүз алды һәм кабат Нижгар төбәге һәм халкы турында сөйләп җибәрде. Әйтергә кирәк, автобусларда йөргәндә дә Харис хаҗи тик утырмады, гел сөйләп торды һәм аның чыгышларын рация буенча башка автобуста баручылар да рәхәтләнеп тыңлады.
Шулай итеп 9 сентябрь тулысынча юлда узды дисәк, ялгыш булмас. Әмма ләкин юл барышындагы вакытны да без файдалы итеп куллана алдык, бик күп идеяләр туды, билгеле, адашымның җиңел кулы белән башлап җибәрү нәтиҗәсендә, – дип билгеләде Харис хәзрәт.
Свердловск өлкәсендә дә безне җылы каршы алдылар. Түбән Сырга районында “Яңа чыршылык” туристик-ат базасы шаккатырды. Анда Кыш бабай резиденциясе, татар бистәсе урнашкан. Әлеге райондагы Әрәкәй авылындагы (400 кеше яши) тарихи-төбәк музее да кызыклы экспонатларга бик бай. Әйттек бит, музейларны биредә яхшы сыйфатта тоталар. Безнең Мәдәнәдәге Нижгар татарлары музеен да шундый яхшы халәттә саклыйсы иде.
Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнү проблемаларына багышланган фәнни-практик конференция өч сәгать дәвам итте, шунда җитди фикер алышу булды, без дә бу проблемаларны хәл итү мәсьәләсеннән читтә калмадык, үз фикерләребезне ачып салдык. Кабат секцияләргә бүленеп, төрле һөнәр, гореф-гадәт буенча мастер-класслар карадык, урал татарларында “Корбан ашы” дигәне аеруча күңелгә хуш килде.
Автобусларда Дружинино станциясенә кайтып, Татарстан сәнгать осталары концертын карадык һәм бу көннәрдә икенче өебезгә әйләнгән махсус вагонга утырып, кич белән кире юлга, Казанга кайтып киттек, – диде җиңел генә авыр маршрутны узган якташыбыз Харис хаҗи Хакимов.
Олег ХӨСӘИНОВ.
“Туган як” газетасы