tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәттеләр
Чүпрәледә татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәттеләр

Чүпрәледә татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәттеләр

Шушы көннәрдә Чүпрәле районы мәдәният йортында татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар үткәрелде.

Чараны Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллиннар алып барды. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләп, укуларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халык алдында татар телендә чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү үткәрелә. Әлеге дәресләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге, аның каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, аның рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән үткәрелә.

Институт укытучылары чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес итеп җиткерү, текст язу тәртибе, сөйләм үзенчәлекләре, авазларның дөрес яңгырашы һәм кеше алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелектән котылу серләрен сөйләделәр.

Чараның икенче өлешендә остаханәләр узды.

Гөлия Фәизова

chuprale-online.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*