tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айзирәк Гәрәева-Акчура: «Татар китабы булган йортта ана телен онытмыйлар»
Айзирәк Гәрәева-Акчура: «Татар китабы булган йортта ана телен онытмыйлар»

Айзирәк Гәрәева-Акчура: «Татар китабы булган йортта ана телен онытмыйлар»

Мөһаҗирлек темасы кагылмаган, һич югы дулкынландырмаган татар гаиләләре булса да, сирәктер. Әнә шуңа читтә яшәгән милләттәшләребезне барларга, аларны борчыган сорауларны ачыкларга булдык. Беренче кунагыбыз Төркия килене, Актаныш районының Качкын авылы кызы Айзирәк Гәрәева-Акчура булды. Төркия мөһаҗирләренең  тормышы, татар авыллары, аларның бүгенгесе, Татарстанга баглаган өметләре – әңгәмәбез әнә шул хакта.

– Айзирәк, Төркия татар кызын ничек каршы алды? Чит илгә аяк басканда кыенлыклар булдымы?

– Минем Төркиягә китеп барырмын дигән уем да, ниятем дә юк иде. Гомумән, Төркия белән мавыкмадым. Гәрчә бала вакытта төрек телен өйрәнергә тырышканмын икән. Бу юлы кайткач, авылда шул кәгазьләрем килеп чыкты. Язмыштыр инде, юлымда Төркия татарын очраттым һәм башка илгә китеп бардым… Каенанам – ачык йөзле чып-чын татар апасы иде, мине Истанбулда татар ризыкларын пешереп каршы алдылар. Шуңа күрә үземне чит мохиткә килеп эләккән кебек сизмәдем. Иремнең әти-әнисе Корыһөек дигән татар авылыннан. Авыл атамасындагы «һөек» дигән сүз хәрби максатларда кулланылган ясалма тау дигәнне аңлата. Әлеге авылга татарлар йөз еллар элек нигез салганнар. Бу авылда да безне кош теле, пәрәмәчләр пешереп, синең телеңне аңлыйбыз, дип сөенеп каршы алдылар. Баксаң, сөйләменә рус сүзләрен кыстырып сөйләгән кешеләрне аңламыйлар икән. Хәер, үзләре төрекчә сөйләшкәндә дә чиста сөйләшмиләр, татарчаны катнаштыралар. Шулай итеп мин электән бирегә килеп урнашкан татарлар мохитенә аяк бастым. Шуңа күрә Төркияне хәзер дә андагы татарлар күзлегеннән чыгып күзаллыйм. Мәсәлән, диңгез буена ял итәргә баручылар аны диңгез аша күзаллый. Истанбулга сәфәр кылучылар солтаннар тарихы аша кабул итә. Төрекләргә кияүгә чыгучылар бу илне төрек традицияләре аша күрә.

Әлбәттә, бу  Казан мохите түгел. Мин мөһаҗирләр мохитенә эләктем. Хәзер инде аларның 5–6 нчы буыннары, оныкларын да исәпкә алсак, 8–9 нчы буыннары яши.

– Төркиядә татар авыллары күпме?  Без авыллар сүрелә дип борчылабыз, Төркиядә авылларның хәле ничек?

– Корыһөек авылына еш кайтып йөрибез. Аннары Икепынар авылы бар, әмма ул катнаш. Фәүзия апа Бәйрәмова әсәрләрендә чагылыш тапкан Бөгредәлек авылына бардык. Әфәнде Күпере тормышы белән танышырга насыйп булды. Бу инде «Мөһаҗирләр» әсәре белән бәйле. Шунысы кызык, Әфәнде Күпере авылы халкы 1950 елларда Гөрсу дигән тагын бер татар авылына нигез сала. Биредә халык башлыча йөзем үстерү белән шөгыльләнә. Дүрт ел Төркиядә яшәү дәверендә мин татар авылларының барысын да диярлек йөреп чыктым. Әсәр язганда мохитне, нәсел истәлекләрен барламыйча булмый.

Бу авылларда тәпи киткән сабыйга кадәр үзләренең татар икәнлеген танып, белеп яши. Әмма инде бу авыллар элеккеге кебек зур түгел инде, уртача алганда 100 йорт дип әйтергә буладыр. Дөрес, Бөгредәлек – зур авыл һәм Гөрсу  нык, чөнки анда яшьләргә дә эш бар, йөзем плантацияләре үстерәләр.

Беләсеңме, татар авылы кайда да татар авылы инде ул. Төркиядә дә мин санап киткән салалар архитектурасы белән аерылып тора. Төрек авылында бер башыннан икенче башына чыкканда адашып  бетсәң, татар авылында бар да төгәл һәм ачык. Үзәктә – мәчет, мәдрәсә, менә шул үзәктән бер-берсенә параллель урамнар киткән. Төрекләрдә шушы параллельлек юк, серпантин дип әйтимме… Серпантин дигәннән, мөһаҗирлектә бабаларыбыз тигез җир эзләгәннәр. Корыһөек авылы әнә шулай. Җир эшкәрткәннәр, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Хуҗалыклары да аерылып тора: үз биләмәләрен келәтләр, амбарлар белән уратып алганнар. Бик тырыш татар халкы. Башта мөһаҗирләр телне гореф-гадәт йоланы саклау өчен авыл булып урнашабыз, җир булдырабыз дип яшәсә, тора-бара Истанбулга, Искешәһәргә күченү башланган. Сәнәгатьсез, эшсез тормышны алып барып булмый шул инде. Нәсел ишәйгәч,  балаларны башка чыгарырга туры килгән. Шулай итеп Төркия татарлары акрынлап шәһәрләшә башлаган.

– Язучы буларак табышларың белән бүлеш әле.

– Мөһаҗирләр темасы мине бирегә урнашкан айларда ук тынгысызлады. Эзләгәнең алдыңа чыгар, диләр бит әле, мин дә килен булып төшеп, берничә ай үтүгә якташымны таптым. Аңа багышлап «Мөнҗия» дигән әсәр дә яздым. Дөрес, ул үзе Төркиядә яшәмәгән, аның кызлары биредә яши.

Анкарага Кыргызстанның танылган балеринасы Айсылу Токымбаева белән очрашуга чакырганнар иде. Ни өчен шушы шәһәрдә дисәгез, биредә Теләче ягы кызы – Лилия ханымның татар рестораны бар.  Баксаң, Айсылуның әнисе чыгышы белән Актаныштан һәм Кыргызстанның атаклы опера җырчысы икән. Кызганыч, аның исеме Актаныш турындагы җыентыкларның берсенә дә кермәгән. Югыйсә Мөнҗия Еркенбаева – Кыргызстан опера театрына нигез салучыларның берсе, ветеран җырчы, мулла кызы… Балаларына татар каны акканын аңлата алган. Айсылу ханым да очрашуда дулкынланды, безне әни рухы очраштырды, дип сөенде.

Мөнҗия ханым – Актаныш районы Илчебай авылы мулласы кызы. Гаилә раскулачиваниегә эләгеп, ул ата-анасыннан аерыла, асрамага Казанга җибәрелә. Үзе гаилә коргач та, шушы ук сынауларны үтәргә туры килә әле аңа. Ире кулга алына, үзенә әтисеннән баш тартуы һәм халык дошманы икәнен тануы турындагы кәгазьгә кул куярга кушыла. 18 яшьлек кыз бала әтисеннән ваз кичми һәм шуның аркасында бик күп авырлыклар күрә. Әтисенең теләген искә алып ничек тә белем алырга тырыша. Нәтиҗәдә зур уңышларга ирешә.

– Айзирәк, Төркия татарларына юкка чыгу, югалу куркынычы яныймы?

–  Төрекләр белән кушылу, телне югалту бар инде. Чөнки алар бер-берсенә якын халык. Дин ягыннан да киртә юк, тыгыз элемтәдә яшиләр, катнаш никахлар күп. Аңа карамастан, бик күп гаиләләрне үрнәк итеп алыр идем. Чөнки бөтенләй башка дәүләттә яшиләр, әмма Татарстанны, Казанны интернет аша булса да карыйлар, өйрәнәләр. Татарстанга кайтмаганнары, кайчан да булса бер кайтырбыз әле, дигән уйда яшиләр. Оныкларына Россиядә калган бабаларының исемнәрен кушалар. Андый иске татар исемнәрен хәзер Татарстанда да кушмыйлар инде. Ә бу – үзенә күрә хәтер саклау.

– Татарлар күбрәк нинди өлкәләрдә эшли? Яңа килгән татарларга һөнәр табу авырмы?

– Интернет аша читтән торып эшли торган эшләре булса, җиңелрәк җайлашалар. Яңа килгәннәргә кыенрактыр. Туризм өлкәсе бар-барын. Алания якларында Россия кешеләре бик күп. Бердән, фатир алып урнашалар, икенчедән, туризм зонасы. Мөгаен, анда эш табып буладыр. Истанбулда экскурсовод булып урнашырга була. Биредә 20–30 ел элек күченгән татарлар бар. Алары инде студент булып укырга килүчеләр һәм төпләнеп калучылар. Алар арасында университетларда эшләүче галим булып җитешкән милләттәшләребез байтак. Үзем вакытымны язу эшенә багышларга уйладым һәм эшкә урнашу турында уйламадым. Бер караганда, мин дә читтән торып эшлим инде.

– Төркиядәге милләттәшләр Татарстаннан нәрсә өмет итә?

– Искешәһәрдә татар музее бар. Аны Татарстан ярдәме белән яңартырга тиешләр иде. Пандемия ул эшне туктатты. Алла боерса, әлеге музейга яңа сулыш өрелер әле. Музейны да яңартып торырга кирәк шул. Ярдәм дигәннән. Миңа калса, татар әдәбияты җитми. Әлбәттә, элек-электән күченеп киткән татарлар кириллицаны белмиләр, укымыйлар. Алар латин графикасындагы әсәрләрне эзли. Алар хәтта татар матбугаты латин графикасына игътибар бирсә иде, дигән теләкләрен дә җиткерә. Соңгы елларда килгән татарларга хәзерге татар әдәбияты бик кирәк. Аларның балалары кем булып үсәр, телләре нинди булыр? Бу сораулар һәр татар гаиләсен диярлек борчый. 100 ел элек килгән татарлар телне, милли үзаңны балаларына тапшыра алганнар, хәзер шушы чылбыр өзелмәсме?

Сез инде китапларны да онлайн укып була, диярсез. Ни дип әйтим инде, формалашу өчен онлайн уку кирәк. Әмма китапны кулга алып уку бөтенләй башка. Ул өйдәге кадерле ядкәр дә әле. Бәлки татар китабы шүрлектә ун ел торыр, аны ачып та карамаслар. Ә унбиш елдан синең балаң кулына алып укый башлар.

Китап  хәтта кулга алмаганда да үз эшен эшли. Бу – татар гаиләсе, син татар баласы, синең бабаларың, Татарстаның, Казаның бар, дип искәртеп тора. Читтә бу бик әһәмиятле. Шуңа күрә китапларның күбрәк килүе яхшы булыр иде. Дөрес, туксанынчы елларда китаплар шактый килгән, Төркия татарлары үзләре дә латин графикасында китаплар чыгарган. Конгресс оештырган чараларга кайткан кешеләр Казаннан буш китмәгән – китап төяп киткәннәр. Хәзер исә бүгенге әдәбият килсен иде. Үзем Казанга кайткан саен китап алып китәм. Әмма бер кеше күпме генә китап алып китә ала?..

– Татар матбугатына нәрсә җитми, синеңчә?

– Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Бу кайтуымда сөенеп йөрдем. Казан, гомумән, Татарстан, шулкадәр бәрәкәтле җир булып күренә. Ике елдан артык кайта алмаган идем, шул вакытта Казан үскән, матурланган, тормыш та күпкә яхшырак күренә. Авылларда йөрдем, анда да тормышлар  күпкә яхшы. Бәрәкәт бар, шөкер. Әмма… Кешеләрнең рухи халәте бераз икенче төрлерәк. Шундый бай йортларда яшиләр, бар да бар, ә рухлары төшенке. Мин моны нәрсә белән аңлатырга да белмим. Бәлки матбугатка тормыш белән эчке халәт аермасына игътибар итәргә кирәктер?..

Төркия сериалларын карасагыз, алар актуаль, нәкъ бүген барган хәлләрне тасвирлый. Пандемия чорында да Төркиядә нәкъ менә рухи халәткә кагылышлы бик күп кинолар төшерделәр. Ә бездә ул сизелми дә әле. Гомумән, татар телевидениесенә җанлылык җитми кебек. Әйтик, Төркия телевидениесе үзен югалтмас өчен, интернет көндәшлеге вакытында шулкадәр тере, анда «туры эфир»лар шулкадәр җанлы һәм алар  социаль челтәрләрдә дә бара. «Туры эфир» тапшыруларын күбрәк кертергә кирәкмиме икән дип тә уйлыйм мин.

Басма матбугат исә бу җәһәттән актив эшли. Һәрберсенең диярлек «Ютуб» каналы бар, сез дә бит укы, кара, тыңла принцибы белән эшлисез. Заманнан калышмыйм дисәң, шунсыз булмыйдыр ул. Читтәге милләттәшләр нәкъ менә шушы платформалардан сезне эзли бит.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*