tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда галимнәр һәм язучылар аллеясында Галимҗан Ибраһимовка бюст куйдылар
Башкортстанда галимнәр һәм язучылар аллеясында Галимҗан Ибраһимовка бюст куйдылар

Башкортстанда галимнәр һәм язучылар аллеясында Галимҗан Ибраһимовка бюст куйдылар

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә Галимнәр һәм язучылар аллеясын ачтылар. Аллеяда татар язучысы һәм тел белгече Галимҗан Ибраһимов бюсты да бар.

Башкорт дәүләт университеты филиалы каршында башкорт шагыйре һәм филологы Мөхәммәтсәлим Өметбаев, рус язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Сергей Аксаков, чуваш шагыйре Константин Иванов һәм татар язучысы һәм тел белгече Галимҗан Ибраһимов бюстлары урнаштырылган.

Алты ел элек шәһәрдә 3-D туристик маршрут булдырылган, ул шәһәрнең барлык һәйкәлләренә тулы күзәтү бирә. Проект авторларының берсе – тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья башкорт корылтаеның Стәрлетамак бүлеге рәисе Ләйсән Йосыпова. Ул язмышлары шәһәр тарихы белән бәйле булган тарихи шәхесләргә җитәрлек игътибар бирелмәгәнлеген искәрткән. Стәрлетамак Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Оксана Федорова әлеге проект авторы. Бюстларны республика рәссамнар берлеге әгъзасы Халит Галиуллин эшләгән.

bashinform.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*