tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азат Ислаев: Бөтендөнья татар яшьләре рәисеннән – Владивосток вице-мэры вазифасына
Азат Ислаев: Бөтендөнья татар яшьләре рәисеннән – Владивосток вице-мэры вазифасына

Азат Ислаев: Бөтендөнья татар яшьләре рәисеннән – Владивосток вице-мэры вазифасына

Владивосток шәһәренең администрация башлыгы урынбасары булып эшләүче үзебезнең татар егете — Азат Ислаев белән «Татар-информ» әңгәмә корды.

Азат әфәнде, үзегез һәм гаиләгез турында сөйләп китегез әле. 

Әтием Фәйзелхак Пермь өлкәсенең Уразмәт авылында татар гаиләсендә туган. Әти ягыннан бабам Габделхак Бөек Ватан сугышында катнаша, әсирлеккә төшә. Репрессиягә дучар була һәм сугыш вакытында бүләкләнгән орден-медальләреннән мәхрүм ителеп, старшина дәрәҗәсеннән түбән рядовой итеп күчерелә.

Әнием Сания Фазыл кызы Татарстанның Арча районында туган. Техникум, соңыннан институтның химия факультетын тәмамлаган. Аннары аны Пермь шәһәренә дары заводына эшкә җибәргәннәр. Әти белән алар шунда танышканнар.

Әтием сугыштан соң Пермь дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. Аңа берничә һөнәр алыштырырга туры килә: слесарь, торбалар салучы, лаборант, укытучы. Авыл хуҗалыгы институтының деканы да була ул. КПСС органнарында партиянең идеология кабинеты җитәкчесе булып эшли. Хәзерге вакытта әтием фәннәр докторы дәрәҗәсендә танылган галим: 10нан артык гыйльми китап, 300дән артык мәкалә авторы.

Минем язмышымда әти-әнием, татар гаиләсенә хас булганча, хәлиткеч зур роль уйнаган кешеләр. Алар мине тормышның төп асылын — актан караны, яхшылыктан яманны аерырга, тырышып эшләргә, дуслар, туганнар белән тату яшәргә өйрәттеләр. Ата-ананың лаеклы улы булып үсәргә, яшәргә, татар халкының милли гореф-гадәтләрен сакларга өйрәтүләре, хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүләре өчен мин әти-әниемә гомерлеккә бурычлымын.

Мин Пермь шәһәрендә 1985 елның 9 маенда дөньяга килгәнмен. 1993 елда без Казанга күчеп килдек. Илебез өчен катлаулы чорда әнием зур булмаган бизнес белән шөгыльләнде, ә әти башта тарих, аннары белем үстерү институтында тарих һәм җәмгыять белемнәре кафедрасын җитәкләде.

2002 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин «ТИСБИ» идарә итү академиясенә укырга кердем. Укыган вакытта ЮНЕСКО халыкара кафедрасының исемле стипендиаты булдым.

Ни өчен сез шулай еракка киттегез?

Утыз яшемне тутырганнан соң, минем тормышта үз урынымны табасым һәм төрле өлкәләрдә үземне сынап карыйсым килде. Казанда инде тормыш корылган: актив депутатлык эше, бизнес, җәмәгатьчелек һәм хакимият органнары белән аеруча яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган иде.

2015 елда мин чит ил уку йортына керү имтиханнарын тапшырып, китәргә җыенган идем, ләкин депутат булып сайлану минем өчен мөһимрәк булды. Шулай итеп, тормыш юлымны Казанда дәвам иттем. Үземне башкарма хакимияттә сынап карадым.

2019 елның җәендә Приморье төбәге губернаторы Олег Николаевич Кожемяко белән очраштым. Шунда ул мине губернатор ярдәмчесе итеп Русский утравында үсеш-алгарыш концепциясен тормышка ашыру өчен эшкә чакырды. Әти-әни һәм гаиләм белән фикер алышканнан соң, мин бу яңа эшкә барырга дигән карарга килдем. Менә шулай итеп Владивостокка килеп чыктым.

Сез бу эшкә әзер идегезме?

Бик катлаулы сорау. Рухи яктан әзерлек бар иде. Ниндирәк мәсьәләләр, кыенлыклар белән очрашырга туры киләчәген тулысынча аңлап бетермәгәнмен. Үз гаиләңнән, ата-анаңнан, туган туфрагыңнан, илеңнән аерылып китеп, яңа җирдә тормыш итә башлау җиңел түгел икән. Ләкин юл инде сайланган — артка чигенмәдем. Әлбәттә, бу карарлар туганнарыма җиңел генә бирелмәде. Тормыш иптәшемне, балаларымны «комфорт зонасыннан», укыган җирләреннән, дусларыннан, шөгыльләреннән аермаска булдык. Мин бит әле әти-әниемнең кече улы буларак, алар турында да кайгыртырга тиешле кеше. Шулай да, алар миңа үз хәер-фатихаларын бирделәр.

Хатыным шулай ук гел миңа теләктәшлек белдереп, минем терәгем булып тора. Бик тыгыз эш графигы аркасында, мин берничә ай дәвамында гаиләм янына кайта алмадым. Цифралар технологиясе чорына рәхмәтле булып, һәрвакыт элемтәдә — онлайн күрешеп торабыз. Андый терәк һәм аңлаучы булмаса, берни дә булдыра алмас идем. Хәзер мин алдыма куелган максат-бурычларны үтим: Приморье төбәге, Владивосток шәһәре, илем үсеше-алгарышы өчен эшлим. Шулай да күңелем үземне туган туфракка тарта.

Сезне Владивостокта ничек кабул иттеләр?

Урнашып, эшне башлап китү бик җиңел булмады. Нинди генә коллектив булмасын, яңа кешене, гадәттә, ниндидер дәрәҗәдә сакчыл караш белән каршы алалар. Шулай да, минем уйлавымча, мин тиз арада Приморье төбәге Хөкүмәте дәрәҗесендәге коллегалар белән яхшы мөгамәлә урнаштыра алдым. Монда губернаторның зур аванс белән миңа ышаныч белдерүе, шәхсән терәк булуы да зур роль уйнады. Хезмәттәшләрем миңа ярдәм кулы суздылар, күптән өлгергән проблемаларны аңлавымны, аларны чишәр өчен җитәрлек компетенциям барлыгын да күрделәр.

Губернаторның карары буенча, мин Яңа елдан Владивосток шәһәренең администрация башлыгы урынбасары булып эшли башладым.

Азат, яңа торган урында нинди уңайсызлыкларга дучар булдыгыз?

Ерып чыга алмаслык проблемалар юк. Әлбәттә, мин «комфорт зонасыннан» чыктым. Казанда барысы да җайга салынган, тормыш үз көе белән бара иде. Ә монда барысын да яңадан башларга туры килде.

Яңа шәһәрдә ялгызым. Бу үзенең эзен калдыра, шулай да каршылыклар күрмим. Мин һәрвакыт яңа масштабтагы мәсьәләләргә омтыла бардым. Кайбер гадәтләрем дә үзгәрде: җәяү күп йөрим, шәһәр тормышын, аны төзекләндерү үзенчәлекләрен күзәтәм һәм шәһәр халкының тормыш уңайлыкларын яхшырту турында уйлый башладым.

Яңа эш урында нинди вазифалар үтисез? Куелган мәсьәләләрне тормышка ашыру өчен нинди юллар табарга уйлыйсыз?

Приморье төбәгенә килүгә беренче куелган максатым — Русский утравында алгарыш концепциясен тормышка ашыру иде. Губернатор ярдәмчесе булып эшләгәндә без велосипед һәм йөгерү юлларын ясадык. Аның озынлыгы 20 километрдан артык, ул үз эченә төрле яр буе корылмаларын, күзәтү мәйданчыкларын, функциональ һәм ял итү зоналарын ала.

Минем алдымда яңа бурычлар – Владивостокның шәһәр паркын, скверларын, яр буе ял итү урыннарын, җәмәгатьчелек киңлекләрен үзгәртеп кору, уңайлы булган шәһәр мохитен тудыру тора.

Өстенлек алып торган юнәлешләрнең берсе — Владивостокның яр буе территориясен төзекләндерү һәм үстерү. Кызганыч, бүген шәһәр халкы һәм аның кунаклары яр буендагы урыннарда хәвефсез ял итүдән мәхрүм булып торалар. Өч яктан ярларын диңгез сулары юып торган шәһәрдә бу күренеш бик тиз күзгә ташлана. Якын киләчәктә без андагы матур пляжларны төзекләндереп, шәһәр халкы һәм килгән кунаклар өчен комфортлы ял урыннары ясарга ниятлибез.

Безнең тагын бик кызыклы һәм масштаблы проектыбыз бар. Ул — шәһәр уртасында 32 гектар биләмәсе булган Минный шәһәрчеге проекты. Бу – совет чорында демилитаризацияләнгән һәм аттракционнар паркына әверелдерелгән элекке хәрби складлар. Анда 30 ел дәвамында ремонт булмаган һәм территория ташландык хәлгә килгән. Без анда шәһәрнең үзәк паркын ясарга телибез. Июнь ае башында минем җитәкчелек астына ике идарә — Архитектура һәм төзелеш, Туризм һәм җәмәгатьчелек иницииативалары идарәләре күчтеләр. Чишеләсе мәсьәләләр тагын да киңәйде. Барлык муниципаль төзелеш объектлары минем карамакта.

Сез татар яшьләре, аеруча яшь ир-егетләр өчен үрнәк булып торасыз. Алар тормышта үз теләкләренә ирешсеннәр өчен нинди киңәшләр бирә аласыз?

Беренчедән, бу бәлки, сәер булып ишетелер — ата-анаңның киңәшләрен тыңларга кирәк. Алар бала өчен мөһим булган бар нәрсәне һәм кайсы тарафта кеше булачагын белеп торалар, дөрес үгет-нәсыйхәт бирәләр.

Икенчедән, җаваплылыктан курыкмаска һәм башлаган эшне һәрвакыт ахырына җиткерергә кирәк. Мондый шәхесләр җәмгыятькә бик кирәк һәм алар хөрмәткә ия булачак.

Татар мәктәбенең шәхес тәрбияләүдә йогынтысы зур. Аны тәмамлаганнан соң теләсә кайсы регионда уңышлы эшләп, зур нәтиҗәләргә ирешеп була. Укыгыз, яратыгыз, иҗат итегез, җаваплылыктан качмагыз, сәләтләрегезне киңәйтегез — шул вакытта алга куйган максатларыгыз туып-үскән җирдә генә түгел, бөтен ил масштабында, хәтта дөнья күләмендә тормышка ашар.

Татар мәктәбен тәмамлаганнан соң теләсә кайсы регионда уңышлы эшләп, зур нәтиҗәләргә ирешеп була.

Азат, татар яшьләре форумында эшләгән вакытыгыз турында берничә сүз әйтеп китегез әле.

Минем тормышымда борылыш ясаган вакыйгаларның берсе ул — әле бик яшь чагымда ук Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе итеп сайлануым булды. Институт тарафыннан мин ЮНЕСКО конференциясендә катнаштым. Мин чыгыш ясагач, Ринат Закиров рәис кандидатурасына сайлауларда катнашырга чакырды. Делегатлар мине рәис итеп сайладылар. Бик яшь булсам да, бу миңа зур тәҗрибә бирде.

Мин ул вакытларны бик кадерләп искә алам, булган остазларыма бик рәхмәтлемен. Ринат Закиров мине күп тормыш эшчәнлегенә өйрәтте, һәрвакыт таяныч булып торды. Шул ук вакытта Казан шәһәре мэры Камил Исхаков мине шәһәр администрациясенә юрист итеп эшкә чакырды. Язмыш кушуы буенча мин хәзер Камил Исхаков президентның региондагы вәкиле булган урында — Ерак Көнчыгышта эшлим. Монда ниндидер тылсым көче бардыр дип уйлыйм.

Бүтән төбәкләрдә татар телен саклап калу турында фикерегез нинди?

Иң бренче шарт — татар телен, гореф-гадәтләрне гаиләдә саклап калу. Бу иң гади һәм отышлы юл. Ерак Көнчыгыштагы татарларны алсак, аларның ата-бабалары монда ике-өч буын элек килеп урнашканнар һәм туган җирләре белән элемтә өзелү сәбәпле, үз телләрен дә югалтканнар. Бу очракта татар милли мәдәният үзәкләрен ачарга һәм аларны үстерергә кирәк. Бу үзәкләрнең үсешенә даими ярдәм күрсәтү дә мөһим.

Азат, Казанга кире әйләнеп кайтырга уйламыйсызмы?

Якын киләчәктә монда лаеклы эш күрсәтергә һәм куелган бурычларны үтәргә иде. Без губернатор белән бер командада һәм аның эш срогы беткәнгә кадәр бергә эшләргә килештек.

Алда ни булачагын Ходай гына белә. Казан — туган илем, тамырларым анда. Ул мине һәрвакыт үзенә тартып тора.

Ләйсән Рәхмәтуллина 

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*